+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфадагы музейлар урамын беләсезме?

Бүген Уфада Валериан Альбанов исемендәге Котыпчылар музее үз ишекләрен ачты. Анда республика Башлыгы да катнашты һәм журналистлар белән аралашты.

Бүген Уфада Валериан Альбанов исемендәге Котыпчылар музее үз ишекләрен ачты. Анда республика Башлыгы да катнашты һәм журналистлар белән аралашты.

- Радий Фәритович, бүген Уфа өчен зур вакыйга булды – Котыпчылар музее ачылды. Бу - бик символик күренеш, чөнки бу Арктика советындагы рәислек эстафетасын Русиягә тапшыру елында бара. Музейны булдыру идеясе турында сөйләгез әле. Аның төп билгеләнеше нидә?

- Музейны булдыру идеясе күптәннән бар иде, берничә дистә ел инде. Вениамин Каверинның «Ике капитан» китабында да, фильмда да чагылдырылган штурман Альбановның язмышы борчыды. Энтузиастлар Альбановның безнең якташ икәнен белә иде. Бу энтузиастлар төркеме 1960-80 елларда ук бар иде. Вениамин Каверинның китабын укыганнан бирле бу шәхес белән кызыксындым. Михаил Андреевич Чванов, энтузиастлар зур роль уйнады. Энтузиастлар 2010 елда поляр экспедициядә булды һәм экспедициядә катнашучыларның җәсәдләрен таптылар.

Шуңа күрә мөрәҗәгатьләр күп булды. Минем өстәлдә 2019 елның мартыннан мөрәҗәгать ята, аны танылган котыпчылар имзалады. Беренче имза - Арктиканы өйрәнүче, танылган тикшеренүче Артур Николаевич Чилингаровныкы. Анда алар бу истәлекне мәңгеләштерүне һәм музей төзүне сорый. Шуңа күрә без бу мәсьәләнең кискенләшүен аңладык һәм аны вакытыннан алда эшләргә булдык. Өстәвенә, ул - безнең якташыбыз, безнең өчен дә, үсеп килүче буын өчен дә үрнәк булырлык кеше. Бу - ватанпәрвәрлек, батырлык үрнәге. Мин ышанам ки, малайлар монда йөгереп килер һәм соңрак котыпчылар да булыр, мөгаен.

Без барлык чараларны да бик тиз уздырдык. Бу бурычыбыз иде. Без бу музейны 26 майда - Валериан Альбановның туган көненә символик рәвештә ачарга теләдек. Бу - безнең эшнең башы гына. Музейны хәзер яңа артефактлар, яңа тикшеренүләр белән тулыландырырга кирәк.

- Радий Фәритович, Валериан Альбанов һәм Арктиканы яратучы башкалар кебек шәхесләр мисалында безнең легендар тарихыбыз турында яшьләргә, укучыларга сөйләү ни дәрәҗәдә мөһим?

- Монда тагын бер нюанс бар, без аны, бәлки, аңламыйбыздыр. Арктика - ул һәрвакыт бик авыр, бу куркыныч температура, боз, ашау-эчү булмау һәм башкалар. Тик Арктика һәрвакыт романтизм белән сугарылган. Яшьләрне романтизм хисе кебек бернәрсә дә ныграк җәлеп итми. Романтизм, шул исәптән, Ватанга хезмәт итү. Бу - Арктиканы үзләштерү. Бу мәсьәлә - дәүләтнең зур бурычы. Арктиканы үзләштерү, кешеләрнең үлеме мисалында, героик гамәлләрдә. Болар - барысы да геройлык.

Валериан Альбановның экспедициясе кебек йөзеп йөрүче бозлар буйлап 400 километр узу - әлбәттә инде, балаларны җәлеп итәрлек үрнәк. Өстәвенә, без әлеге музейлар аша Русиянең Арктикада булуын, бар һәм булачагын белдерәбез. Без тарихыбызны хәтерлибез, без кешеләрне искә алабыз. Нинди генә техника, заманча технологик алымнар булмасын - тарих битләрен һәрвакыт кешеләр яза. Безгә алар турында онытырга ярамый. Менә бу - музейның мәгънәсе.

- Михаил Андреевич Чванов әйтүенчә, аның планнарында тагын бер атаклы якташыбыз - Федор Иванович Шаляпинның истәлеген мәңгеләштерү...

- Без Уфа һәм безнең республикадан шулкадәр кызыклы шәхесләрнең чыгуын беләбез. Ә музей өлеше буенча без калыштык. Безнең музейлар булдыруның билгеле бер стратегиясе һәм бу музейлар аша танылган якташларыбызны искә алу стратегиясе бар. Биредә бу урамда музей урамы барлыкка килә – монда Нестеров исемендәге музей, Альбанов музее. Без хезмәттәшләребез белән монда тагын ике бина бар дип киңәшләштек. Икенче бина буенча без шунда ук озак еллар Уфада яшәгән һәм иҗат иткән танылган кеше исемендәге музей булачак дигән карарга килдек. Ул - Федор Шаляпин. Шуңа күрә безнең уфалылар тиздән яңа музейлы булачак.

Фото: Зөһрә Исламова
Читайте нас