Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы Указга үзгәрешләр кертте.
Документның яңа редакциясе нигезендә, санитар-эпидемиологик таләпләрне катгый үтәгәндә махсус җиһазландырылган пляжлар эшли ала. Шул ук вакытта пляжларда битлекләрне мәҗбүри йөртү таләбе куелмый.
Республика районнарында «Сабантуй» халык бәйрәмнәре Башкортстан Башлыгының тиешле указы белән расланган график буенча узачак. Оештыручылар торак пунктларның ачык киңлекләрендә дезинфекция чаралары үткәрү, сәүдә предприятиеләрендә COVID-19 профилактикасы, коронавирус таралу куркынычы шартларында су объектларында ял итү зоналары эшен оештыру һәм Роспотребнадзорның башка таләпләрен үтәргә тиеш.
Сабантуй үткәрү территориясен халыкның социаль дистанцияне үтәү мөмкинлеген исәпкә алып сайларга кирәк. Оештыручылар шулай ук катнашучыларның битлекләрдә булуын контрольдә тотарга, керү термометриясен (мөмкин булганча) һәм дезинфекция үткәрергә, кулларны гигиеник эшкәртү өчен шартлар булдырырга тиеш.
Фото: Зухра Исламова