+21 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

"Дәү әни әкиятләре"н кемнәр сөйли?

Бүген Башкортстанның Иҗтимагый палатасы үзәгенең мәгърифәтчелек мәйданчыгында "Дәү әни әкиятләре" дип аталучы әкият сөйләү осталыгы конкурсының нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе узды.

Бүген Башкортстанның Иҗтимагый палатасы үзәгенең мәгърифәтчелек мәйданчыгында "Дәү әни әкиятләре" дип аталучы әкият сөйләү осталыгы конкурсының нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе узды.

Конференциядә Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе, проектның авторы Гөлнур Колсарина, жюри әгъзалары, җиңүчеләр, журналистлар катнашты.

Проект Русия Федерациясе Президент грантлары фонды, «Бердәм Русия» төбәк башкарма комитеты һәм Башкортстанның Халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте тарафыннан Русия Федерациясе халыкларының мәдәни мирасын популярлаштыру максатларында оештырылды.

- Проектның төп идеясе - халык әкиятләре текстларының рухи-әхлакый кыйммәтләрен пропагандалау, халык иҗатының әкият сәнгатен үстерү, фольклорны өйрәнү һәм популярлаштыру. Проект кысаларында Башкортстан Республикасы буенча мәдәни-мәгърифәт чаралары үткәрелде, анда башкорт фольклоры йолалары күрсәтелде һәм әкият буенча осталык дәресләре үткәрелде.
Конкурс онлайн-форматта үтү сәбәпле, катнашучылар бик күп булды, жюри әгъзалары 500дән артык әкият карады. Конкурста яшь чикләүләре булмады. Шуңа күрә яңа гына теле ачылган 3-4 яшьлек балалар да, 85-90 яшьлек дәү әниләр дә катнашты. Бу инде буыннар бәйләнешен дә күрсәтте. Бер үк әкиятнең егермешәр тапкыр кабатланып та, һәр сөйләүченең үз үзенчәлеге булса, халык арасында сирәк сөйләнгән, аз танылу алган әкиятләр дә булды. Бу хәл дә шатландырды.
Проектның төп шартларының берсе - әкиятне башкорт телендә сөйләү. Башка милләт халкы да бу проектта катнашып, башкорт телендә әкиятләр сөйләде. Бу проектның дәвамы булыр дип ышанабыз, - диде Гөлнур Колсарина үз чыгышында.

Конференция кысаларында җиңүчеләрнең бер төркеме котлаулар кабул итте. Башка җиңүчеләрне дә бүләкләү оештырылачак.

Башкорт халык әкиятләренең теле һәм стиле турында фәнни-тикшеренү эше нәтиҗәләре буенча җыентык басмага әзерләнгән, ул республика халкы арасында таратылачак.

Фото: Зөһрә Исламова.
Читайте нас