+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Курай бәйрәменнән - җиңү белән!

Октябрьский шәһәрендә узган Гата Сөләйманов исемендәге республика Курай бәйрәмендә Кырмыскалы курайчылары да уңышлы чыгыш ясады.

Октябрьский шәһәрендә узган Гата Сөләйманов исемендәге республика Курай бәйрәмендә Кырмыскалы курайчылары да уңышлы чыгыш ясады.

Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Октябрьский шәһәре хакимияте һәм республика Курайчылар берлеге тарафыннан "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында уздырылган Курай бәйрәмендә быел республиканың 14 районы һәм 12 шәһәре вәкилләре, Ырынбур, Чиләбе, Төмән өлкәләреннән килгән кунаклар - барлыгы 82 солист һәм 23 иҗат коллективы катнашты.

Иң яхшы курайчылар арасында оештырылган бәйгедә кырмыскалылылар да сынатмады. Район данын яклап чыгыш ясаган Фәез Хәйретдинов һәм Имза Биктимеров җитәкчелегендәге “Толпар” үрнәкле ансамбле конкурс нәтиҗәләре буенча III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Курайчыларны чын күңелдән котлыйбыз һәм яңадан-яңа үрләр яулауларын телибез!

Фото: Фәез Хәйретдинов.
Читайте нас