Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, барлык паркларда бәйрәм чаралары, мавыктыргыч уеннар, конкурслар оештырылачак. Ә Кырмыскалы районының Иске Акташ авылында балалар өчен бәйрәм узган якшәмбе үтте. Ни генә дисәң дә, ял көннәрендә авылда балалар аеруча күп була – нәнәй-картәтиләренә, туганнарына кайтучылар бихисап.
Урындагы авыл клубы җитәкчесе Наилә Фәхретдинова ярты ставкага гына эшләсә дә, үз бурычларын зур тырышлык белән, барлык күңелен салып башкара. Бер генә бәйрәм дә билгеләнми калмый биредә. Аларның һәрберсенә авыл халкы бердәм җыела. Бу - күптән яшәп килгән күркәм гадәт: эшләрне дә бергәләп башкаралар, бәйрәмнәре дә оешканлы рәвештә үткәрәләр.
Менә Балаларны яклау көне уңаеннан да Наилә Рәшит кызы рәхмәт сүзләренә коенды. Чөнки бәйрәм бик матур килеп чыкты, ул балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә күңеленә хуш килде.
Берничә ел элек авыл халкы үз көче белән балалар мәйданчыгы ясап куйган иде. Аны ел саен матурлап, төзекләндереп торалар. Бәйрәм чаралары да шул мәйданчыкта оештырылды. Мавыктыргыч конкурслар концерт номерлары белән үрелеп барды. Район үзәгеннән нәнәйләренә кунакка килгән егетләрнең чыгышларын барысы да кызыксынып карады. Ризван Баязитов һәм Мәгъсүм Мөхәммәдьяров тхэквон-до белән күптән шөгыльләнәләр, бу өлкәдә сокланырлык уңышлары да бар егетләрнең.
Бәйрәм уңаеннан якында гына урнашкан мәчеттә балалар өчен сый-нигъмәтләр тулы табын корылды. Бу изге эштә Инна һәм Илдус Мортазиннар, Рәмзия Әюпова һәм урындагы мәчет (имам-хатыйб Хәлим хәзрәт Шаһиев) иганә ярдәме күрсәттеләр.
Бәйрәм азагында барлык балаларга Наилә Фәхретдинова татлы күчтәнәчләр таратып чыкты. Балаларны яклау көне бик күркәм килеп чыкты, иң мөһиме - ул тантана сабыйларга бик ошады.
Фото: Наилә Фәхретдинова.