Җырчы Иркәгә операция ясаганнар.
Билгеле җырчы Иркәгә операция ясаганнар. Бу хакта ул үзе Инстаграм битендә язган. Җырчы әйтүенчә, Себер якларында гастрольдә чакта аның хәле начарлана һәм, кайтырга чыккач, поездда аңын югалта. Поезд хезмәткәрләре аңа ярдәм итә алмый.
"...112 телефон номеры белән каядыр шалтыраттылар, поезд ике сәгатьтән соң туктады. Бер авылның скорые килде. Мин юньләп хәтерләмим, ләкин бу авыл больницасы табиблары, минем хәлне чамалап, үзләренә алмаган.100 чакрымдагы Пыть-Ях поселогына озатканнар. “Не обещаю, доедем, не доедем” дигән сүзләрне генә хәтерлим..." - дип язган ул.
Иркәгә ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. Нинди авыру икәнен әйтмәгән ул, әмма һаман да дәваханәдә булуын язган. Тизрәк савык, Иркә!