+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Зәйнәп Фәрхетдинованың килене дә җырчы, ди

Зәйнәп үзе бу хакта ниләр уйлый?

Зәйнәп үзе бу хакта ниләр уйлый?

Казандагы күңел ачу үзәкләренең берсендә җырчы Дилә Нигъмәтуллина туган көн мәҗлесе оештырган.

Анда татарның танылган җырчылары шактый булган. "Шәһри Казан" хәбәрчесе дә әлеге мәҗлестә катнашкан. Туган көн мәҗлесендә Римма Никитина Зәйнәп Фәрхетдинованың улы АкБулат белән бик җылы аралашкан. "Талгын биюгә дә бергә чыкты алар. Кем кем белән биемәс, дияр идең, ләкин Римма белән АкБулат кич буе бергә булды. Кочаклашып, фотога да төштеләр. Римма безгә "АкБулат белән күптән аралашабыз, ул шундый әйбәт", дип белдерде.

Шул ук мәҗлестә катнашкан Зәйнәп апаның да фикерен белештек: "Мондый килен кирәкме сезгә?" - дип сорадык. "Римманы җырчы буларак кына беләм. Без дә бит Зөфәр белән икебез дә - җырчылар. Икең дә артист булу авыр, ләкин ияләнәсең инде. Башта гастрольләргә бергә йөри идек, хәзер үзем генә чыгып китәм, сагынып кайтам", - диде Зәйнәп ханым", - дип язган хәбәрче Эльвира Шакирова.

Фото: "Шәһри Казан"
Читайте нас