Балаларны яклау көнендә дә шагыйрь иҗаты игътибарсыз калмаган. Үзәк хезмәткәрләре чын бәйрәм оештырган, уеннар уйнаткан. Пушкинның дүртъюллыкларга бүленеп, буталган әкиятләрен дөрес итеп җыю бик тә ошаган нәниләргә.
Бүген иртән үзәктә Урыс теле көненә һәм Пушкин иҗатына багышланган китап күргәзмәсе ачылды. Аның презентациясендә балалар һәм үсмерләр күп катнашты. Алар викториналар чишеп, бәйгеләрдә көч сынашып, шагыйрь иҗатын яхшы белүләрен исбат итте, бүләкләр отты.
Үзәкнең баш белгече Гүзәл Гәүһәрова әйтүенчә, балалар мондый бәйрәмнәрдә бик теләп катнаша. “Пушкин, Тукай, Кәрим” рәсем бәйгесенә дә бихисап иҗат җимешләре килгән. Алдагы сишәмбедә бәйгегә йомгак ясалачак.
Иртәгә дә бүздәклеләр өчен көн бик чагу булмакчы —“Пушкинны укыйбыз” флешмобы башланачак. Монда инде балалар гына түгел, өлкәннәр дә шагыйрьнең әсәрләрен сәнгатьле сөйләп күрсәтеп, видеоязмаларын социаль челтәрләргә урнаштырачак. Анда теләгән һәркем катнаша ала.