Сербиянең атаклы режиссеры Эмир Кустурица 3-10 июльдә Башкортстанда узачак VI Бөтендөнья фольклориадасында катнашачак.
Белүебезчә, фестиваль үз эшен 10 июльдә «Торатау» Конгресс-Холл амфитеатрында тәмамлаячак. Чара "Тормыш агачы. Киләчәк буыннарга юллама" дип исемләнгән күргәзмә кысаларында М. Пятницкий исемендәге дәүләт академия урыс халык хоры чыгышы белән дәвам итәчәк. Программа кысаларында рәсми кешеләрнең чыгышы һәм Фольклориада әләмен төшерү тантанасы һәм аны VII Бөтендөнья фольклориадасы хуҗабикәсенә тапшыру планлаштырылган.
Фото: pobeda26.ru