Тормыш булгач, төрле хәлләр була шул...
Җырчы Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар инстаграмга сәеррәк пост урнаштырган.
«Тормыш бит ул… Фотодагыча матур гына яшәп булмый шул, кызганыч. Тормыш булгач, төрле хәлләр булып тора», — дип язган алар, дусларын хафага салып.
«Нинди вакытлар булса да, аларны бергә кичерә белергә кирәк», — дип тә өстәгәннәр.
«Бик дөрес әйтәсез, һәрвакыт бергә булырга кирәк», «Сез туганнар кебек», «Һиндстан ял итә сезнең янда», «Күз тия инде үзегезгә», «Сокланып туймаслык пар». «Бигрәк бер-берегезгә охшагансыз! Шулай бер-берегезне сөеп яшәгез», — дип язганнар дуслары.