+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Әнисеннән күргән – сөлге чиккән!

Сабантуй сөлгесе – бәйрәмнең төп күрке. Милли бәйрәмнәребез чорында сезне аның символы булып торган шушы сөлгеләрне чигүче апалар белән таныштырабыз.Таныш булыгыз: Назарова Роза Әхмәдиша кызы. Аңа 74 яшь. Чыгышы белән Кушнаренко районының Гомәр авылыннан.

Сабантуй сөлгесе – бәйрәмнең төп күрке. Милли бәйрәмнәребез чорында сезне аның символы булып торган шушы сөлгеләрне чигүче апалар белән таныштырабыз.
Таныш булыгыз: Назарова Роза Әхмәдиша кызы. Аңа 74 яшь. Чыгышы белән Кушнаренко районының Гомәр авылыннан.
Тормыш иптәше Рәиф абый белән 57 ел бергэ яшәп, 5 бала үстерделәр. 47 елын Әхмәттә яшәделәр. "Чигү-тегү белән мәктәп елларыннан мавыктым, хезмәт дәресләрендә кызыксыну уянды. Бөтен нәрсәне дә чиктем: ашъяулык, тастымал, мендәр тышлары, алъяпкычлар, тамбур белән челтәр дә бәйләдем”, – дип сөйли Роза апа.
Күптән түгел, намазлык чигеп, Уфага барып, сертификат белән бүләкләнеп кайтты. Роза апа картиналар чигү белән дә мавыга. Аның бихисап зур картиналар җыелмасы бар. Кирәк булганда, ул безгә кул эшләрен теләп биреп тора.
Яшьлегендә чигелгән сөлгеләрен кадерләп, ядкәр итеп саклый. Арада әнисенең, хәтта нәнәсенең сөлгеләре бар. “Балаларыма истәлеккә тапшырачакмын, алар үз балаларына тапшырырлар. Буыннар чылбыры өзелмәсен”, – ди Роза апа.
Роза апалар нәселенең кул эшләрен тәкъдим итәбез.
Зәмбилә ФӘХРЕТДИНОВА,
Кушнаренко районы Әхмәт авылы мәдәният йорты хезмәткәре.
Зәмбилә Фәхретдинова фотосы.
Читайте нас