Денис Мацуев Уфада хәйрия концерты белән чыгыш ясады.
Бөтен дөньяга танылган пианист-виртуоз, Русиянең халык артисты Денис Мацуев Уфада концерт бирде. Ул Башкортстан Республикасының атказанган артисты Дмитрий Крюков җитәкчелегендәге Милли симфоник оркестр белән чыгыш ясады.
Концертка чакыруны «Кызыл зоналарда» эшләүче табиблар, волонтерлар, балалар сәнгать мәктәпләре укытучылары, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, пенсионерлар алды. Бер сәхнәдә виртуоз белән республика музыка мәктәпләрендә тәрбияләнүче яшь талантлар чыгыш ясады.
Концерт «Бердәм Русия» үзәк башкарма комитетының беренче урынбасары Наталья Орлова башлангычы белән оештырылды. Аның сүзләренчә, Уфага нәкъ менә Денис Мацуевны чакыру идеясе очраклы гына тумаган. Апрель аенда ул шәһәрнең иң борынгы балалар музыка мәктәбендә булды, анда тәрбияләнүчеләр үзләренең кумирларының чыгышын үз күзләре белән күрергә хыялланулары турында сөйләде. Балаларның Денис Мацуев концертында булу гына түгел, аның белән бер сәхнәдә чыгыш ясау хыялы да тормышка ашты.
"Проект классик музыканы мондый концертларга эләгә алмаган кешеләр өчен якынрак һәм аңлаешлы итәргә тиеш. Бүгенге чыгыш тамашачыларга уңай эмоцияләр бүләк итәр дип өметләнәм, - диде Наталья Орлова. - Концертка килгән һәм анда катнаша алган балалар өчен бу вакыйга киләчәк һөнәри карьера өчен этәргеч булыр дип ышанасы килә", – дип өстәде ул.
Денис Мацуев Наталья Орловага чараны оештырган өчен рәхмәт белдерде һәм аның нәтиҗәләре буенча Башкортстанда Мәскәү консерваториясе профессорлары катнашлыгында музыкант балалар өчен мастер-класслар уздыру планлаштырылуын әйтте.
"Фестиваль уздырачакбыз, аның нәтиҗәләре буенча безнең гаилә Уфадан яшь музыкантлар белән тулыланачак", – диде Денис Мацуев.
Концертта катнашучылар да үз хис-кичерешләре белән уртаклашты.
«Чыгыш ясарга бик җаваплы әзерләндем, көненә алтышар сәгать шөгыльләндем, төннәрен йокламадым, барысы да ничек булыр, дип борчылдым, чөнки мондый мөмкинлек тормышта бик сирәк бирелә», – дип уртаклашты катнашучы Полина Домрачева.
Концерт «Югары музыка вакыты» хәйрия проекты кысаларында оештырылды, ул Русиянең 70тән артык төбәген колачлады, әмма Башкортстанда беренче тапкыр уза.
Фото: disk.yandex.ru