Надежда Бабкина Бөтендөнья фольклориадасы турында такмак башкарды.
Русиянең халык артисты Надежда Бабкина "Русская песня" ансамбле белән бергә Башкортстанда узачак VI Бөтендөнья CIOFF ® ️ фольклориадасына багышланган дәртле такмак җырлады.
Әсәр урыс җыр фольклорының иң яхшы традицияләрендә, аеруча энергетика һәм популяр коллективның харизмасы белән булдырылган. Кыска җыр композициясе дөньяның төрле илләреннән һәм Русиянең төрле төбәкләреннән килгән кунакларга багышлана.
Билгеле булуынча, VI Бөтендөнья CIOFF ® ️ фольклориадасы быел 3-10 июльдә Башкортстан Республикасында узачак. Ачылу тантанасы Уфа шәһәренең «Уфа-Арена» Боз сараенда 3 июльдә була.
Фото: na-zemle-salavata.rbsmi.ru