+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Легендар биюче истәлегенә

Дүртөйледә РСФСР һәм БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәния Гәрәева исемендәге VI район бию фестиваленең Гала-концерты узды.Әлеге бию фестивале моңа кадәр легендар биюченең туган авылы Иске Яндызда үткәрелеп килде. Быел исә чарада катнашырга теләүчеләрнең саны кискен арту сәбәпле, аны Дүртөйле районы Мәдәният сараенда оештырырга карар кылынды.Быел Фәния Гәрәева, исән булса, 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләр иде, тик аның бакыйлыкка күчкәненә дә егерме ел үтте инде. Үзе вафат булса да, якташлары аның исемен, аның хакындагы якты хатирәләрне кадерләп саклый.

Дүртөйледә РСФСР һәм БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәния Гәрәева исемендәге VI район бию фестиваленең Гала-концерты узды.

Әлеге бию фестивале моңа кадәр легендар биюченең туган авылы Иске Яндызда үткәрелеп килде. Быел исә чарада катнашырга теләүчеләрнең саны кискен арту сәбәпле, аны Дүртөйле районы Мәдәният сараенда оештырырга карар кылынды.
Быел Фәния Гәрәева, исән булса, 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләр иде, тик аның бакыйлыкка күчкәненә дә егерме ел үтте инде. Үзе вафат булса да, якташлары аның исемен, аның хакындагы якты хатирәләрне кадерләп саклый.

Фестиваль өч көн барды. Анда балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар да, мәктәп укучылары да, студентлар да, өлкәннәр дә бик теләп катнашты. Мәдәният сарае сәхнәсендә җәмгысы 500 кеше чыгыш ясады. Хөкемдарлар арасында Фәния Гәрәеваның улы, Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе җитәкчесе Айдар Зөбәйдуллинның да булуы чараның мәртәбәсен тагын да арттырды. Биючеләрнең осталыгын, шулай ук, әлеге филармониянең гастроль эшчәнлеге буенча әйдәүче белгече Рәфис Хәйруллин, Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт халык биюләре ансамбле артисты Регина Гыйззәтуллина бәяләделәр.
Өч көн дәвам иткән фестивальдә халык һәм эстрада-стильләштерелгән биюләр башкарылды. Бәйге ике турда узды. Икенче турга 34 коллектив һәм 8 солист чыкты. Татар, башкорт, урыс, мари, испан — нинди генә милләтләрнең биюләре башкарылмады! Ялгыз һәм коллектив биючеләрнең эшләре аерым бәяләнде. Фестивальнең иң югары бүләге Гран-прига Дүртөйленең “Альянс” балалар үрнәкле бию ансамбле (җитәкчесе — Алена Волкова) лаек булды. Ансамбльгә диплом һәм 10 мең сумлык сертификат тапшырылды.
Фестивальнең беренче дәрәҗә лауреатлары дип “Соло” номинациясендә Самат Байгускаров (Суккул авылы), “Трио” һәм “Кече ансамбль” номинацияләрендә Фәния Гәрәева исемендәге ансамбль (җитәкчеләре — Рөстәм һәм Филүс Гәрәевлар, Иске Яндыз авылы), “Дуслык” ансамбле (җитәкчесе — Азат Гәрәев, Мәскәү авылы) табылды. Шулай ук беренче дәрәҗә бүләккә “Эстрада-стильләштерелгән бию” номинациясендә чыгыш ясаган “Other Dreams” (җитәкчесе — Аделина Нәбиева, Дүртөйле шәһәре), “Ак димгел” үрнәкле бию ансамбле (җитәкчеләре — Әлифә Әхмәтгалиева, Альбина Әфләтунова, Дүртөйле шәһәре) лаек булдылар.
Икенче дәрәҗә лауреат исемен Ангелина Тимершәехова (“Соло”, Дүртөйле шәһәре), “Яшьлек” бию коллективы (җитәкчесе — Анфиса Дәүлетдинова, Иванай авылы), “Ләйсән” фольклор (җитәкчесе — Эльвира Нәбиева, Күккуян), “Империя” бию студиясе (җитәкчесе — Илмира Гатауллина, Дүртөйле шәһәре) алды.
Өченче дәрәҗә лауреатлар: Алсу Мөхәммәдиева (“Соло”, Дүртөйле шәһәре), “Яшь йөрәкләр” фольклор бию коллективы (җитәкчесе — Рәмзия Мәрһәмова, Иске Баеш авылы), Дүртөйле шәһәреннән “Антре” эстрада бию төркеме (Лиана Байморатова), “Әмирхан” бию коллективы (Ринат Байморатов).
— Фәния апа күңелләребездә бию сәнгатенә кечкенәдән сөю тәрбияләде, — дип истәлекләре белән уртаклашты легендар биюченең туганы, үзе дә, энеләре дә күп еллар мәдәният өлкәсендә хезмәт салучы Азат Гәрәев. — Без мәктәптә укыганда ул, республикабыз башкаласыннан кайтып, төрле биюләр өйрәтә иде. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә без төрле бәйгеләрдә җиңүләр яуладык һәм, күрүегезчә, үзебез дә тормышыбызны сәхнә, иҗат белән бәйләдек. Фәния апа йомшак, мөлаем һәм бер үк вакытта таләпчән остаз булып хәтеребездә саклана.
Фото: Миләүшә Латыйпова.
Читайте нас