+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Илсөя бер ирне бәхетле иткән

Сабантуйда ниләр генә булмас, дисең...

Сабантуйда ниләр генә булмас, дисең...
Илсөя Бәдретдинова Татарстанның Питрәч районы авылы Сабан туенда чыгыш ясаганда бер абый башта җырчы янына чыгып биегән, аннары елаган.
«Абый, нигә елыйсыз? Бәйрәм көнне еламыйлар инде. Әйдә бүген җырлыйбыз, иртәгә елыйбыз. Юк, әйдә, булмаса, кочаклашабыз», — дигән Илсөя һәм иҗатын яратучы белән кысып-кысып кочаклашкан.
Инстачылар җырчыны хуплаган, аның белән сокланган.
«Илсөя, син бигрәк булдырасың. Бәбиенә дә, бабаена да тел ачкычлары таба беләсең»; «Еламаслыкмыни? Шатлык яшьләре бит бу. Синең тавыш тәннең барлык күзәнәкләрен уята бит»; «И, чукынчык, Илсөя, йөрәк даруы бит син»; «Бу ирне бик бәхетле иттең, бик күңеле булгандыр»; «Илсөя, син гадилегең белән көчле шул», — дип язалар. Бу язмаларны "Интертат" укыган.
Фото: татар-информ
Читайте нас