Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы, шагыйрь Венер Фәттаховка – 65 яшь.
Венер Фәттахов Дүртөйле районының Салпар авылында дөньяга килгән. Кечкенә чагында ук аның әти-әнисе Дүртөйле шәһәренә күченә. Ул анда укыганда барлык яклап та иң актив укучыларның берсе була. Бигрәк тә спортны үз итә. Волейбол, футбол, баскетбол, хоккей, йөгерү, чаңгыда йөрү, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү, йөзү буенча ярышларда даими катнаша. Балачактан физик
чыныгу аңа армия сафларында хезмәт иткәндә дә ярдәм итә. Ул йөгерү буенча Бөтенсоюз ярышларында СССРның спорт мастеры нормативын үти, “Совет Армиясе отличнигы”, “Бишьеллыкның яшь гвардеецы”, “Алтын башак” билгеләре белән бүләкләнә.
Армия сафларында хезмәтен тутыргач, Венер Әхнәф улы эчке эшләр органнарына эшкә урнашырга карар кыла. Көче һәм дәрте ташып торган акыллы егет бераздан Башкорт дәүләт университетының юридик факультетына читтән торып укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Бу системада Венер Фәттахов озак еллар эшли. 1998 елда Кавказда командировкада була, андагы хезмәте өчен махсус билгеләр белән бүләкләнә.
Эчке ныклык, үз эшеңә һәм бурычыңа тугрылык таләп итүче бу кырыс һөнәр иясе булганнар арасында шагыйрьләр сирәк очрый. Ә менә бүгенге әңгәмәнең герое – отставкадагы полковник һәм шагыйрь Венер Фәттахов.
– Венер Әхнәфович, Сез татар-башкорт сәнгать дөньясында җырчы-шагыйрь буларак танылу алдыгыз. Шигърияткә мәхәббәт каян килә?
– Шигърияткә, әдәбияткә сөю чаткылары, мөгаен, мәктәп елларында башлангандыр. Мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы Наҗия апа Хәмәтдинова оештырган түгәрәккә йөрдем. Дөресрәге, шул түгәрәкнең әгъзасы булып тордым. Ни өчен шулай димен, чөнки дәрес саен иптәшләрем шигырь, хикәя, мәкалә язып алып килә ә мин, берни дә язмыйча, бары тик аларны тыңлап утыра идем. Укытучыбыз да моңа каршы килмәде. Тугызынчы сыйныфта укыганда күңел түрендә шигырьләр туа башлады. Әлбәттә, моңа беренче саф хисләр этәргеч бир-гәндер. Мин аларның кайберләрен иптәшләремә дә укыта идем.
– Сезнең әсәрләр арасында “Затлы ишек” һәм “Үзе рәхәт, үзе кыен” дигән хикәяләр җыентыклары да бар. Соңгысына исә пьесалар да кергән. Әйтергә кирәк, пьеса язу – бик катлаулы, четерекле эш. Моңа барлык кеше дә алынмый. Пьесаларыгызның язмышы ничек, алар сәхнәдә куелдымы?
– “Тешләнгән алма” дигән беренче пьесам режиссер Рәүф Сәхәветдинов соравы буенча язылды. Ул Дүртөйле халык театры тарафыннан куелды. “Вөҗданга хөкем бармы?” пьесасы да, шулай ук, шушы театрда уйналды. Ике спектакль белән дә бу талантлы коллектив төрле конкурсларда катнашып, җиңүләр дә яулады.
– Зур сәхнәдән яңгыраган беренче җыр текстыгызны хәтерлисезме?
– Әлбәттә, хәтерлим. Ул – Алсу Хисамиева башкаруындагы “Тәүге үпкәнем” җыры. Ә аның тарихы болайрак: шигырьләремне дустым, Дүртөйле халык театрында режиссер булып эшләгән Рәүф Сәхәветдиновка биргән идем. Ул аларны Дүртөйлегә гастрольгә килгән Зөфәр Хәйретдиновка биргән. Ә Зөфәр Алсуга тәкъдим иткән. Шулай итеп, минем шигырьләргә Алсу Хисамиева көй язып, җыр туды.
– Сез быел “Яңа татар җыры” фестивалендә җиңүгә дә ирешкәнсез. Шушы хакта да сөйләп үтегезче.
– Бу фестивальдә ел дәвамында радио, телевидение аша яңгыраган, бер ел эчендә язылып танылу алган җырлар катнашты. Әлеге чарада, беренче мәртәбә диярлек, авторларга зур игътибар бирелде. Әйткәндәй, гала-концертта Башкортстаннан байтак кына авторлар катнашты. Альбина Имаева, Роза Якупова, Зифа Нагаева, Флёра Шәрипова — композиторлар, ә Дилә Булгакова һәм мин җырчы-шагыйрьләр буларак катнаштык.
Фестивальдә “Әнкәй, мин еламыйм” җыры икенче премиягә лаек булды. Бу җырның тексты минеке, ә инде көен Гүзәлия язды. Аны югары осталыкта яшь, сәләтле җырчы Гөлсирин Абдуллина башкарды. Бу җыр Бөтенрусия хит-парадында 33нче урынны да яулаган иде. Тагын бер җыр – Азат Абитов башкаруындагы “Гомер буе сине көтәм” — махсус премиягә лаек булды. Ул – Морат Гайсин белән уртак иҗат җимешебез. Әйткәндәй, Морат белән безнең утыздан артык җыр язылган.
– Тагын нинди композиторлар белән берлектә иҗат итәсез?
– Соңгы елларда Шамил Шәри-пов, Гөлназ Закирова, Фирзәр Мортазин, Альфред Яхшимбәтов, Гөлназ Фәхертдинова, Урал Солтанов белән иҗат итәм. Барлык композиторларның исемен атап та булмыйдыр.
– Сез заказ буенча да күп эшлисез. Димәк, җырларыгыз танылган артистлар репертуарында күбрәктер?
– Юк, алай димәс идем. Минем күп җырларны әле киң танылу алмаган яшь җырчылар да башкара. Әгәр дә миннән шигырь сорап киләләр икән, мин беркемне дә кире какканым юк. Танылган җырчылардан Айдар Галимов, Габделфәт Сафин, Илһам Вәлиев, Марсель Котыев, Руслан Сәйфетдинов, Айгөл Сагынбаева, Фәдис Ганиев, Ришат Төхвәтуллин, Фердинанд Сәләхов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Гүзәлия, Гөлназ Асаева һәм башкалар репертуарында җырларым бар. Ландыш Нигъмәтҗановага алты җыр яздым. Аларның бишесе – заказ буенча.
– “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән мәкальне искә алсак, яратып башкарган эшләрегез бармы?
– Бу мәкаль дөньядагы һәр ир-егеткә туры килергә тиеш, минемчә. Мәктәп тәмамлагач, дусларым белән Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендәге хәрби училищега укырга бардык. Иптәшләрем имтиханнарны бирә алмагач, мин дә, аларга ияреп, кире кайтып киттем. Армиягә киткәнче бер ел төзелештә эшләп, балта остасы, эретеп ябыштыручы һөнәрләренә дә ия булдым. Нинди генә эшкә тотынсам да, җиренә җиткереп эшләргә күнеккәнмен.
– Яраткан шөгылегез бармы?
– Иң яраткан шөгылем – спорт. Иртәм физкультура күнекмәләре ясап башлана, 12 тапкыр турникта күтәрелә алам.
– Гаиләгез белән дә таныштырып үтмәссезме?
– Хатыным Гүзәлия белән бер кыз һәм ул тәрбияләп үстердек. Хатыным ярты ел элек кенә бакыйлыкка күчте, кызганыч, бик иртә арабыздан китте. Гүзәлиям бик сәләтле, иҗади күңелле кеше иде. Уфа сәнгать училищесының вокал бүлеген тәмамлап, гомере буена балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшләде. Кызым Эльза, улым Эльмир икесе дә белемнәре буенча педагоглар. Улым да шигырьләр яза, ә кызым бик матур җырлый һәм бии. Семилетка поселогында яшәгәндә бик күп тапкырлар гаилә конкурсларында җиңү яуладык. Халкыбыз яратып караган “Рәйхан” тапшыруында, иҗади гаилә буларак, безнең турыда тапшыру да әзерләнде. Бүген мин оныкларым Роберт белән Анитаны тәрбияләүгә үз өлешемне кертергә тырышам. Оныкларымның “картәти” дип муеныма сарылулары – иң зур куаныч.
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.