+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

“Эчемдә минем озын моң”

Шагыйрә, композитор Ризида Мөхәммәтҗанова туган ягыннан, якыннарыннан илһам алып яши.“Бирсә дә бирә икән Ходай сәләтне!” – дип, төрле яклап оста кешеләргә карата гаҗәпләнү белдерүчеләр бер мин генә түгелдер, әлбәттә. Үзем Ризида Мөхәммәтҗа­нованы тыңлыйм, үзем матур юбилеена якынлашканда берничә кеше гомеренә җитәрлек эш-һөнәрләр башкарып өлгергән икән шушы кечкенә генә бөтерчек кебек ханым, дип уйлыйм.Башта мин аның җырлавын ишеттем. Аннары көй дә чыгаруын белдем. Сүзләрен дә үзе яза икән.“Ничек языла соң ул җыр?” – дип кызыксынам. “Көе белән сүзләре бергә туа, – ди ул, бәрәңге әрчегән яисә түтәл утаган кебек гади генә. – Үземне белгәннән бирле һәрвакыт җырлыйм”.

Шагыйрә, композитор Ризида Мөхәммәтҗанова туган ягыннан, якыннарыннан илһам алып яши.
“Бирсә дә бирә икән Ходай сәләтне!” – дип, төрле яклап оста кешеләргә карата гаҗәпләнү белдерүчеләр бер мин генә түгелдер, әлбәттә. Үзем Ризида Мөхәммәтҗа­нованы тыңлыйм, үзем матур юбилеена якынлашканда берничә кеше гомеренә җитәрлек эш-һөнәрләр башкарып өлгергән икән шушы кечкенә генә бөтерчек кебек ханым, дип уйлыйм.

Башта мин аның җырлавын ишеттем. Аннары көй дә чыгаруын белдем. Сүзләрен дә үзе яза икән.

“Ничек языла соң ул җыр?” – дип кызыксынам. “Көе белән сүзләре бергә туа, – ди ул, бәрәңге әрчегән яисә түтәл утаган кебек гади генә. – Үземне белгәннән бирле һәрвакыт җырлыйм”.
Гаиләдә ике абыйсы, бер апасыннан соң үскән бик шук төпчек кыз мәктәптә сыйныфташ малайларга карата такмаклар чыгарып, аларны стена гәзитенә язып, каләмен чарлый. “Чыпчык”, “Чи­керткә”, “Кошчык”, “Курай сыйрак” – балачакта берүзенә берничә кушаматы булуы шул малайларның да “тырышлыгы” түгел микән.

Дәү әнисе мөнәҗәтче булган, аларны үзе чыгарып, көйләп укыган. Әнисе дә шигырьләрен көйгә сал­ган, тальянда уйнаган. Әлбәттә инде, алардан күчкән үзендәге бу сәләтен Ризида гадәти күренеш дип кабул иткәндер. Күрше апалары Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...” җырын аның башкаруында күз яшьләрсез тыңлый алмаса да, җырчы һөнәрен сайламаган кыз. Стәрлетамак мәдәни-мәгъ­рифәт училищесына имтиханны тапшырып та, анда укырга кер­мәгән. Уфага кайтып ...трамвай йөртүчегә укыган. Дүрт елдан артык трамвай йөрткән. Аңа кадәр инде ул һөнәрчелек училищесында белем алырга, тегүче дә булырга өлгергән. Тик җырлавын ташламаган. Санап чыкты, җиде үзешчәннәр ансамблендә җырлаган.

Әтисе турында тыныч кына сөйли алмый Ризида. Кыйгы районының Арслан авылы егете Ягафәр армиядән, өйләнеп, яшь кәләше белән генә түгел, кечкенә кызы белән кайта. Ризиданың әнисе – Татарстанның Апас районы кызына да, Махачкалага килеп, язмышын – солдат хезмәтен үтәргә килгән егетне очратыр алдыннан күпне кичерергә туры килә.

1938 елның җәендә аның туган авылы Коштаулыда кырда үсеп килгән барлык игенне боз сугып китә. Яшьли тол калган 5 балалы әнисен, ни хикмәт беләндер, хәзерге Волгоградка җибәрәләр. Идел ярында яши гаилә. Ватан сугышы башлангач та шундук кубарылып китмиләр әле. Дошман Иделгә ыргылган көннәрдә бомбага тотуларны кичерергә туры килә. Менә шунда туган якка кайтырга чыгалар, михнәтләр кичеп, әнисе белән балалары бер ел кайталар. Коштаулыда озак тормыйлар, гаилә бу юлы Махачкалага кузгала. Менә шунда инде ике яшь йөрәк очрашып кавыша.

“Гади тракторчы булган әтием авылда үзенә күрә бер психолог, философ иде. Тормышта хәлиткеч адымга барыр алдыннан бик күп кешеләр аңа киңәшкә килде. Ә ул дөп-дөресен әйтә дә бирә. Теге яки бу егеткә яисә кызга өйләнеп, кияүгә чыгып, уңачакмы бу кеше. Башка шундый сорауларга җавап алып китәләр иде. Әти үзенең үлемен дә белде”, – дип сөйли Ризида.

Ризиданың әнисе бүген 93 яшьтә. “Ул безне бөтен эшкә дә өйрәтеп үстерде. Үзе куян, кәҗә тотты, шәл бәйләде. Челтәр дә бәйли иде”, – дип сөйли ул. Әллә шуңамы, кияүгә чыгып, балалар үстергән вакытта бер эштән дә курыкмый Ризида. Ихата җыеш­ты­ручы да, лифтер да, чүп-чар җыю­чы да була. Кызы Лианадан соң, игезәкләр Рамил белән Раил тугач, берникадәр авырлыкларга очрый яшь гаилә. Менә шундый зур тырышлыклар белән фатир алуга ирешәләр. Дәү әнисенең кеше дәвалау сәләтен үзендә сизгән Ризида массаж ясаучы шәфкать туташы булып инвалидлар үзәгенә урнаша. Бүген шушы юнәлештә дә эшли ул.

Ә гомер үтә. Менә кызы Лиана – инглиз теле буенча белгеч. Әнисе алмаган һөнәри музыкаль белемне улы Раил алган. Аккордеонда, пианинода уйный. Улы Рамил МФТИ тәмамлый. Аның ярдәме белән тәүлек әйләнәсенә эшләүче “Амаль” интернет радиосы ачкан Ризида. Теләге – үзешчән компози­тор­ларның җырларын яңгырату. Шул ук исемдәге вокаль ансамбльдә дә бик сәләтле җырчылар катнаша. Алар композиторлар җырларын да, халык җырларын да башкара.

Ә инде дүрт оныгы Ризиданың иҗатына яңа юнәлеш биргән. Ул балалар өчен бик күп шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр иҗат иткән. Дөнья күргән 5 китабының берсе Башкортстан “Китап” нәшриятында чыккан. Балалар өчен татар, урыс телләрендә китаплар нәшер ителгән.

Ризиданың иҗатын якташлары күтәреп алган дияргә дә була. Быел яз Кыйгы районының Арслан мәктәбендә Ризида Мөхәммәт­җанованың әкиятләрен сәхнәләш­терү буенча район укучылары бәйгесе, шулай ук аның шигырь­ләрен сөйләүчеләр онлайн-конкурсы үткән. Балалар­ның бик матур чыгышлары белән рухланып кайткан ул туган якларыннан. Кайда гына булса да, Ризиданың төп таянычы, терәге – ире Рәшит.

Ризида Мөхәммәтҗанованың җырларын Дамира Сәетова, Гөлназ Биктимерова, яшь җырчы Илнар Миранов һәм башкалар башкара.

“Кулыма китап алсам, бөтен шигырьгә дә көй килә. Җырларым бер-берсенә охшамаган. Бүген күпчелек җиңел көй-җырларны якын итә. Ә минем эчемдә озын моң бар кебек”, – ди Ризида.

Дәү әнисеннән, әнисеннән бирелгән халкыбыз моңы Ризи­даның оныкларына да күчеп, дәвамлы булыр әле, иншаллаһ.
Резеда НУРТДИНОВА.
Фото гаилә архивыннан.
Читайте нас