+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!

18 июнь көнне Уфа шәһәренең «Русия – минем тарих» тарихи паркында «Искә алыйк» дигән Digital-экспозиция ачыла.


18 июнь көнне Уфа шәһәренең «Русия – минем тарих» тарихи паркында «Искә алыйк» дигән Digital-экспозиция ачыла.

Проект илебез өчен истәлекле һәм кайгылы дата – Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгы алдыннан эшләтеп җибәрелә. Ачылу көнендә парк фойесында хәрби җыр концерты була.
Күргәзмә Екатеринбургтан килгән яшь авторлар төркеме тарафыннан эшләнгән. Аның концепциясе бердәм сюжет белән бәйле сигез залны күз уңында тота, аларның һәркайсында сугышта катнашучыларның берсенең тарихы бәян ителә. Сүз беренче заттан алып барыла. Һәр персонаж — чын кешеләр тарихын берләштерә һәм тирә-юньдәгеләрнең гомум кәефен җиткерә торган җыелма образ.
120 экранда йөзләгән момент узачак - 1941 елның июненнән алып 1945 елның Җиңү маена кадәр: кешеләр, архив документлары, көндәлек язмалар. Күргәзмә нәфис фильм принцибы буенча төзелгән, һәм килүчеләр чит күзәтүчеләр генә түгел, ә вакыйгаларда катнашучылар да була.
- Бу авторлык күргәзмәсе - безнең парклар һәм экспозициягә килүчеләр өчен яңа тәҗрибә. Командабызда яшь авторлар эшләвенә без бик шат, алар «Искә төшерик» өчен мультимедиа контентын җитештерүгә күп көч, белем һәм вакыт куйган. Екатеринбургның "Русия - жминем тарих" паркы эшен хәзер безнең ассоциация тәкъдим иткән барлык төбәкләрдә яшәүчеләр күрәчәк. «Искә алыйк» кебек проектлар русиялеләрне аның тарихы белән эмоциональ дәрәҗәдә бәйли. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыклары һәм гамәлләре безнең өчен үрнәк булып тора, — дип билгеләп үтте «Русия - минем тарих» тарихи парклар ассоциациясе җитәкчесе, Русия иҗтимагый палатасы әгъзасы Иван Есин.
Күргәзмә 18 июньдә 12:00 сәгатьтә ачыла. Адрес: Уфа шәһәре, Менделеев урамы, 158.

Фото: Башинформ
Читайте нас