+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Туган якны өйрәнүчеләр җыелачак

Уфада Башкортстан туган якны өйрәнүчеләренең беренче форумы булачак. Чара 25 июньдә «Торатау» конгресс-холлында узачак.

Уфада Башкортстан туган якны өйрәнүчеләренең беренче форумы булачак. Чара 25 июньдә «Торатау» конгресс-холлында узачак.

Форумда Башкортстанның торак пунктлары тарихын өйрәнү, туган якны өйрәнүдә яңа формат буларак башкорт ырулары хәрәкәте һәм генеалогия тикшеренүләре, республикада археология һәйкәлләрен өйрәнү һәм популярлаштыру проблемалары, музей һәм китапханәләрнең туган якны өйрәнү эшен популярлаштыруда роле каралачак.

"Без туган якны өйрәнүчеләрнең мондый форумын беренче тапкыр уздырабыз. Активистларны чакырырга теләдек, күп еллар дәвамында үз районнарында бу территориядә яшәгән кешеләр турында истәлекләрне саклап калучы кешеләр бар. Елгаларның, күлләрнең, тауларның топонимик атамаларын тергезүдә актив катнашучылар туган як тарихы буенча тулы бер китаплар бастырырга әзер булганнар. Бу зур фидакарьлек", — диде «Башинформ»га Бөтендөнья башкорт корылтае Президиумы рәисе Эльвира Аеткулова.
Форумга галимнәр, тарихчылар, башкорт корылтае вәкилләре, музей һәм китапханә хезмәткәрләре, журналистлар, шул исәптән район гәзитләре вәкилләре чакырылачак. Туган якны өйрәнү хәрәкәтенә яшьләр дә актив җәлеп ителәчәк, чөнки тарихны саклау, патриотлык тәрбияләү үз авылың, районың тарихын өйрәнүдән башлана.

«Форум алдыннан Федераль спикерлар, тарихчылар, экспертлар катнашлыгында зур фәнни сессия уздырыла. Алар туган якны өйрәнүчеләр белән тарихи фактлар һәм вакыйгалар, шулай ук безнең республикада актив алга барган геральдик моментлар турында фикер алышу булачак, — дип хәбәр итте Эльвира Аеткулова. — Һәр район гәзитендә бу авыл, район өчен кызыклы архив документларына нигезләнгән фактларны бастырып чыгару өчен туган якны өйрәнү рубрикасы булырга тиеш".

Фото: Зөһрә Исламова.
Читайте нас