Яннарында Хәмдүнә апа да бар әле.
Зәйнәп Фәрхетдинова мәрхүмә җырчылар Хәния Фәрхи һәм Хәмдүнә Тимергалиева белән бергә төшкән видео бастырган.
«Архивымда менә нәрсә таптым әле. 2017 елның язы. Мәскәүдә „Татар җыры“ концертыннан соң аэропорт юлында сәхнәгә чыккан яшь вакытларны искә төшереп барган идек. Әнвәр Нургалиев яздырды. „Әнвәр, язмаңны миңа ыргыт әле, кызык булды микән, кайткач карап алырмын. Тулысы белән куя күрмә“, - дип әйткән идем. Үзем дә тулысы белән куймыйм, кыска варианты. Бер истәлек! Сез дә карагыз!» — дигән ул.
Кадрларда өч җырчы машина утыргычында артта сөйләшеп бара. Аларга Әнвәр Нургалиев сораулар да бирә, машина руле артында Хәния Фәрхинең ире Габделхәй абый утыра, - дип яза "Интертат".
«Авылдан килдек, укырга кердем. Марс Макаров оештырган бригада белән Волгоградка барган идек. Марс абый: „Син борчылма, алып китәм, әниеңә кадәр алып кайтып куям“, - диде», — дип искә ала җырчы.
Фото: Интертат