Халык кәсепләрен үстерү һәм киңрәк тарату максатында оештырылган телевизион проект күпләрдә кызыксыну уятты.
Башкортстан юлдаш телевидениесендә 2019 елдан эфирга чыгып килүче “7 егет” проекты чагу тапшыруларның берсенә әверелде. Бу реалити-шоу кыска вакытта Башкортстанда гына түгел, чит төбәкләрдә дә танылу һәм тамашачы сөюен яулап өлгерде. Проект җәмгыятьтә ир-егетләр абруен күтәрү, халык кәсепләрен пропагандалауга юнәлтелгән.
Халкыбызда “Егет кешегә, җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән мәкаль киң билгеле. Ә бүгенге заманда үзен чын ир-егет дип санаган кеше нәрсә эшли белергә тиеш? Шушы сорауга җавап буларак, проектта катнашучылар үз алдына ике атна эчендә халык кәсепләрен өйрәнүне максат итеп куя. Реалити-шоу барышында егетләр умартачылык, елкычылык, бура бурау, башкорт халык уен кораллары курай һәм кубыз ясау, пима басу, чыбыркы ишү кебек кәсепләрнең серләренә төшенә. Моннан тыш, катнашучылар үзләрен гадәти булмаган мохиттә сынап карый. Бу – күпмедер дәрәҗәдә тормыш мәктәбе. Егетләрнең иң көчлесе һәм җитезе генә проектның төп бүләге – башкорт токымлы атка ия була. Беренче сезонның җиңүчесе дип Әбҗәлил районы егете Салават Хафизов билгеләнсә, икенчесендә уңыш Белореттан Гадел Дәүләтовка елмайды.
Тиздән Башкортстан юлдаш телевидениесендә “7 егет” проектының өченче сезоны башлана. Әлеге мәлдә тапшыруны оештыруга әзерлек бара. Реалити-шоуда катнашу өчен кастинг игълан ителде. Башкорт телендә иркен аралашкан, 20 – 28 яшькә кадәр егетләр проектта үз көчен сынап карый ала. Төшерү 12 – 25 июльдә республикабызның иң гүзәл төбәкләренең берсе булган Әбҗәлил, Белорет, Баймак районнарында узачак үтә.
Тапшыру “БСТ” һәм “Курай” каналларында сентябрь аенда эфирга чыгачак. Телевизор караучылар яраткан катнашучы өчен телеканалның рәсми сәхифәсендә оештырылган онлайн-тавыш бирүдә катнаша алачак. Иң күп тавыш җыйган егет “Тамашачылар сөюе” номинациясенә лаек булачак.
Проект җиңүчеләрен билгеләү – Яңа ел төнендә эфирга чыгучы “Егетләр балы”нда үтәчәк. Шоу-программада реалити-шоуның төп геройлары белән бергә аларны төрле һөнәрләргә өйрәткән осталар, билгеле җырчылар, сәнгать әһелләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, эшкуарлар катнашачак. Программа тамашачыларга Башкортстан юлдаш телевидениесендә Яңа ел төнендә күрсәтеләчәк.
Бу проект озын гомерле булып, катнашкан яшь егетләр һәм зәңгәр экран артындагы тамашачыларның халык кәсепләренә кызыксынуы артып, аларга өйрәнеп, әлеге өлкәдә яңа эшкуарлар үсеп чыгар дигән дә өметтә калыйк!