Кырмыскалы районының Иске Бәбеч күпфункцияле авыл клубында ремонт эшләре башланды. Клубны төзекләндерү - “Анык эшләр” партия проекты чикләрендә 2021 елда безнең районда тормышка ашырылган 12 юнәлешнең берсе.
1969 елда төзелгән бинага күптән ремонт таләп ителә иде, әмма муниципалитетның финанс мөмкинлекләре бу эшкә элегрәк тотынырга мөмкинлек бирмәгән.
Бу мәдәни-ял итү учреждениесенең авыл биләмәсендә бердәнбер булуын исәпкә алып, урындагы халык бу мәсьәләне “Анык эшләр” партия проекты чикләрендә тормышка ашыру теләге белән чыгыш ясады. Һәм аларга бәхет елмайды. Шул көннәрдә подряд оешмасы бинаның фасадын ремонтлый башлады. Әйткәндәй, ул тулысынча яңартылачак һәм профнастил белән тышланачак. Моннан тыш, проект ярдәмендә янәшәдәге мәйданчык төзекләндереләчәк һәм бина тирәли нигезгә су үтеп керүдән саклаучы полоса салу да күз уңында тотыла. Шулай ук быел муниципаль бюджеттан өстәмә финанслау хисабына җылылык системасын ремонтлау һәм кергән урынны яңарту планлаштырыла.
Искебәбечлеләр район һәм республика дәрәҗәсендәге төрле чараларда, конкурсларда, фестивальләрдә һәрвакыт актив катнашып килә. Ел башында “Бөрлегән” иҗат коллективы грантка лаек булып, шул акчага сәхнә костюмнары сатып алынды.
Яңартылган клубта алар тагын да илһамланып эшләр, дип ышанасы килә.
Фото: Иске Бәбеч күпфункцияле авыл клубы.