+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфага «Гжель» килә

Мәскәүнең «Гжель» бию театры Фольклориаданы ачу тантанасында чыгыш ясаячак.

Мәскәүнең «Гжель» бию театры Фольклориаданы ачу тантанасында чыгыш ясаячак.

Мәскәүнең "Гжель" дәүләт академия бию театры VI Бөтендөнья фольклориадасында катнашачак. Дөнья дәрәҗәсендәге биючеләр коллективы 3 июльдә «Уфа-Арена» боз сараенда фестивальне ачу тантанасында чыгыш ясаячак.

"Гжель" бию театры Мәскәүнең мәдәни визит карточкасына әверелде. Аның артистлары бию телендә урыс традицияләре турында сөйли, хәрәкәттә аның рухын һәм матурлыгын ачып бирә. Фольклориада кунаклары сәхнәдә гжель, палех, жостово һәм павловопосад бизәкләре кебек халык кәсепчелеге осталарының иҗат җимешләре җанландырылуын күрә алачак.
Коллектив белән Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Марина Куклина, баш балетмейстер – Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Русия Дәүләт премиясе лауреаты Валентина Слыханова җитәкчелек итә.

Белешмә. Мәскәүнең "Гжель" дәүләт академия бию театрына 1988 елда танылган хореограф, Русиянең халык артисты, профессор Владимир Захаров тарафыннан нигез салына. 1993 елда театр дәүләт театрына әверелә, ә 1999 елда Академия статусына ия була.
Владимир Захаров тарафыннан бөтен Русия буенча җыелган мәдәни материал, халык мотивлары һәм образлары күп кенә бию һәм җыр-бию күренешләренә нигез булып тора.

Фото: ru.wikipedia.org
Читайте нас: