+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Гаскәровчыларда - ике бронза медаль!

Ярославльдә иң дәрәҗәле конкурсларның берсе - Бөтенрусия балет артистлары һәм хореографлар конкурсы тәмамланды.

Ярославльдә иң дәрәҗәле конкурсларның берсе - Бөтенрусия балет артистлары һәм хореографлар конкурсы тәмамланды.

Быел иң яхшы исем өчен Русиянең 25 шәһәреннән 160 конкурсант көч сынашты. Алар арасында Башкортстанның Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле артистлары Рамилә Гайсина һәм Хәбир Аралбаев та бар иде.

«Мондый конкурста катнашу - югары профессиональлек күрсәткече. Конкурска Русиянең дә, дөньяның да профессиональ берлеге игътибар итә. Без артистларыбызга һәрьяклап ярдәм иттек. Алар республиканы лаеклы тәкъдим иттеләр, лаеклы бүләк алдылар», - дип шәрехли ансамбль директоры Алмаз Сәетов.

Рамилә Гайсина өченче дәрәҗә лауреат булды һәм хатын-кызлар арасында өлкән төркемдә халык-сәхнә биюе номинациясендә бронза медаль яулады.
Хәбир Аралбаев өченче дәрәҗә лауреат булды һәм ир-егетләр арасында өлкән төркемдә халык-сәхнә биюе номинациясендә бронза медаль яулады.
Билгеле булуынча, конкурс өч этапта узды. Беренче тур читтән торып, видео буенча бәяләнде. Икенче һәм өченче Ярославльдә «Миллениум» сәхнәсендә узды. Гаскәровчылар финалга, топ-13 катнашучылар исемлегенә ышанычлы үтте, алар арасыннан лауреатлар сайланды.

Фото: kulturarb.ru
Читайте нас: