+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Кече ватан мәдәнияте” проекты буенча авыл клублары яңартыла

Башкортстан Мәдәният министрлыгы, халык саны 50 мең кешегә кадәр булган торак пунктларда мәдәният йортларының матди-техник базасын үстерүне һәм ныгытуны тәэмин итү өчен 2022 елда республика районнары һәм шәһәр округлары бюджетларына субсидияләр бирүгә конкурс сайлап алу йомгакларын игълан итте.

Быел гаризалар компаниясендә 30 муниципалитет катнашты. 15 район конкурста җиңде.
- "Кече ватан мәдәнияте" - ул "Бердәм Русия"нең партия проекты. Әлеге проект кысаларында ел саен 15 авыл мәдәният йорты финанс ярдәме ала, алар исәбенә автобуслар, костюмнар сатып алына, сәхнәләр җиһазландырыла. Авыл клублары өчен - бу зур матди ярдәм, - дип билгеләп үтте Дәүләт җыелышы Рәисе урынбасары, "Кече ватан мәдәнияте" партия проектының төбәк координаторы Эльвира Аеткулова.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Русия Федерациясендә авыл мәдәният йортларын 2021 елга финанслау суммасы буенча беренче урынга чыкты. 2021 елның февралендә Башкортстан федераль дәрәҗәдә “Кече ватан мәдәнияте” проекты буенча лидерлар рәтендә билгеләнде.
Фото: "Бердәм Русия"
Читайте нас: