+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Ришатка ни булган?

Инстадуслары бу кылыгыннан бер дә канәгать түгел.

Инстадуслары бу кылыгыннан бер дә канәгать түгел.

Аларга җырчының бер сабантуйда биюе ошамаган. Биючеләр болай да күп диләр.

«Бер дә болай тыпырчынмый иде, тыныч кына җырлый иде. Нәрсә булган Ришатка?» — дип аптырашкан инстачылар Ришат Төхвәтулинның биюен күреп.

«Нәрсә булды бу? Аңлап бетермәдем. Җырлый белмәүчеләр сикерсен үрле-кырлы. Ә сез дәрәҗәгезне төшермәгез. Халык сезне ничек бар, шулай ярата»;

«Ришат энем, көең, моңың бар. Яратып тыңлыйбыз. Болай тыпырчына башласаң, күңелебез кайтыр. Матур итеп, сикеренмичә генә җырла берүк»;

«Ришат, сиңа сикерү килешми. Бии белмисең. Хәрәкәтләрең тактка туры килми»;

«Тямай сикерә дип, син дә сикерәсеңме? Син башка җырчы бит, дәрәҗәңне төшермә»;

«Нигә болгыйсың ул аягыңны?» — дип ябырылган халык.

«Абау, саташкан җаннар! Яшь егет колга кебек басып торсынмы? Сузып җырлый торган борынгы җырларга сикерми бит. „Баламишкин“га бер җырчы да „үрә“ тормый. Аның әле темпераменты ташып торырга тиеш, ул бит яшь», — дип яклаучылар да булган.

Фото: "tulpar.rbsmi.ru"
Читайте нас: