+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бүген кино карарга онытмагыз!

Youtubта "Уфа – Хезмәт батырлыгы шәһәре" документаль фильмының премьерасы булачак. Ул 24 июнендә 19.00 сәгатьтә Уфа «Родина» кинотеатрында премьера белән бер үк вакытта узачак.

Youtubта "Уфа – Хезмәт батырлыгы шәһәре" документаль фильмының премьерасы булачак. Ул 24 июнендә 19.00 сәгатьтә Уфа «Родина» кинотеатрында премьера белән бер үк вакытта узачак.

«Уфа – Хезмәт батырлыгы шәһәре» фильмы Русия Президенты гранты, шулай ук рәсми затлар һәм республиканың гади кешеләре ярдәмендә төшерелгән. Бу - уфалылар турында уен киносы элементлары белән төшерелгән документаль картина. Анда тылдагы кешеләрнең тормышы һәм эше, аларның язмышлары һәм батырлыклары күрсәтелгән.
Социаль сораштырулар күрсәткәнчә, бигрәк тә үсмерләр, яшьләр арасында, сугыш вакытында батырлыкның бары тик утлы чикләрдә генә башкарылуын бик азлар гына белә. Тылдагы тормыш та җиңелдән булмый. Анда да билгесез һәм данлыклы геройлар күп булды. Кинокартина - нәкъ менә тарихи гаделлекне тергезү турында. 2020 елда Русия Президенты Башкортстан башкаласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирде. Бу темага төшерелгән фильм - Җиңүне якынайткан Уфа тылчыларына хөрмәт һәм хәтер билгесе.

Рәсми премьерадан соң «Уфа – Хезмәт батырлыгы шәһәре» документаль фильмы республика шәһәрләре һәм районнары кинотеатрларына таратылачак. Ә сентябрьдә В. Лановой исемендәге Мәскәү хәрби-патриотик кино фестивалендә катнашачак.
Читайте нас: