+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Бу фильмны һәркем карасын иде"

Бүген башкаланың "Родина" кинотеатрында "Уфа – Хезмәт батырлыгы шәһәре" документаль фильмының премьерасы күрсәтелде.

Бүген башкаланың "Родина" кинотеатрында "Уфа – Хезмәт батырлыгы шәһәре" документаль фильмының премьерасы күрсәтелде.

«Уфа – Хезмәт батырлыгы шәһәре» фильмы Русия Президенты гранты, шулай ук рәсми затлар һәм республиканың гади кешеләре ярдәмендә төшерелгән. Бу - уфалылар турында уен киносы элементлары белән төшерелгән документаль картина. Анда тылдагы кешеләрнең тормышы һәм эше, аларның язмышлары һәм батырлыклары күрсәтелгән.
Фильмдагы актерларның күпчелек өлешен үзешчәннәр тәшкил итсә дә, кино сыйфатлы чыккан. Фильмны караганннан соң, куючы режиссер Артемий Хәмидуллин, картинаның директоры Оскар Нигамәев, проектның идея авторы Артем Вәлиев, актерлар тамашачылар һәм журналистлар белән аралашты.
Арсений Хәмидуллин әйтүенчә, кино бик кыска - 5 ай вакыт эчендә төшерелгән.
- Шулай булуга карамастан, һәрьяклап та ярдәм күрсәтелде. Дөньяда яхшы күңелле кешеләрнең күплегенә без тагын бер кат инандык, - диде фильмның режиссеры.
Төшерү командасы әйтүенчә, киноның бер өлеше Бөре шәһәренең 10нчы мәктәбендә төшерелгән. Коминтерн турындагы өлеше - Белорет районында һәм завод эшчәннәре хакындагы өлеше Уфа тепловозлар ремонтлау заводында төшерелгән. Бу биналар узган гасырның утызынчы елларында төзелгән һәм Бөек Ватан сугышы вакытында нәкъ кинода күрсәтелгән цехларда бронепоездлар эшләнгән булган.

- Бу киноның зур экраннарга нәкъ 24 июньдә чыгарылуы да юкка түгел. Ул вакыттагы законнар буенча, сугыш башланып, 2 көн узуга, Уфада хәрби хәл кертелгән һәм барлык предприятиеләр дә бары тик фронт өчен эшли башлаган. Бу фильм Youtub каналында күрсәтелә һәм теләгән һәркем аны карый ала, - диде Артем Вәлиев.

Фото: Зөһрә Исламова.
Читайте нас: