+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Шигърият – югала барган камиллек хакындагы сагыш ул...”

Башкортстанның халык шагыйре Тамара Ганиевага – 70 яшь.

Башкортстанның халык шагыйре Тамара Ганиевага – 70 яшь.

Нәрсә икән ул әдәбият? Аны кешенең эчке дөньясын, рухиятен өйрәнүче фән дип атаучылар да бар. Барысын да техника башкарган заманда, замандашлар китаптан, матбугаттан баш борган чорда барча елны Әдәбиятка багышлап, әдәп, рухыбыз, сүз сәнгате хакында да сөйләшкән булды. Әмма бәндәләрне, саф чишмә суына сусагандай, яктылыкка омтылышы, изгелеккә табынуы, шулар хакында сурәтләгән сәнгать әсәрләре белән даими танышып тору теләге бер дә ташламый. Җир әйләнә икән, без гүзәллек, яхшылык турында сөйләүдән туктарга тиеш түгелбез. Шулар турында билгеле шагыйрә, гәзитебезнең тере сүзле, фикерле авторы Тамара ГАНИЕВА белән әңгәмәләшәбез.

– Шагыйрьләрне Аллаһ илчеләре, дигәнне укыдым бер көн. Бу фикер сездә нинди уйлар уята? Ул ша­гыйрь­ләрнең җирдәге югары миссиясен аңлатамы? Әллә бу тәкәб­берлек сыйфатымы? Кем биргән аларга бу вазыйфаны?
– Кем әйткән соң алай дип? Авторы юкмы ул сүзнең? Интернетта хәзер әллә нәрсәләр язарлар ул. Мөхәммәт пәй­гамбәрнең бертуган энесе шагыйрь булган. Гомумән, Мәрҗән Кәрим гарәп иленә төшерелердән алда гарәпләрдә шагыйрьлек көчле була. Шул ук вакытта кәнизәкләр күп була һәм гигиенага игътибар итмәү очраклары еш күзәтелә. Бу чорда Мәрҗән Кәрим пәйгамбәребез Мөхәммәт галәй­һиссәләм никтер шагыйрь­ләргә мөнәсә­бәтен уңай итеп күрсәтми. Бертуган энесенә дә ул кире мөнәсәбәттә була.
Халык телендә шагыйрьләр – Аллаһы Тәгаләнең илчесе дигән сүз яши икән, аны шагыйрьләр үзләре уйлап чыгаргандыр ул. Һәммә кеше бертигез, һәммәбез җиргә үз миссиябезне үтәргә килгәнбез. Ул савучымы, игенчеме, тимерчеме, язучымы – бүтән төрле һөнәр иясеме – үз тәгаенләнеше белән яратылган. Җырчыны тумыштан ук моң белән ярата бит инде Күкләр. Шагыйрьләр дә, әлбәттә, бүтән­нәрдән аермалы, дөньяның асылын аңларга талпыну сәләте белән тудырыла. Күк һәм Җирнең, кеше белән кеше арасындагы мөнәсәбәтләрне аңларга талпыну бу. Шигырьдәге уйлар ниндидер абстракт образлар аша халыкка җиткерелә. Тик шагыйрьләр генә бөтен кешеләр дә аңлап җитә алмаган образлар аша дөньяның камиллеге һәм камил булмавы турында сөйли. Фикереңне “Мин сине яратам!” дип кенә дә әйтеп була. Ләкин “яратам” сүзен әйтми генә дә хисләреңне белдерергә була. Образлар белән эшләү кешенең фикерен һәм күңелен чарлый. Димәк, шагыйрьнең бурычы – сәнгать әсәре тудыру.
– Сәләтсез шагыйрь буламы?
– Сәләтсез шагыйрьләр дә бар. Алар үз теләге белән шагыйрь булырга тели. Алай да мөмкин, ләкин сәләт белән тудырылганнары үз теләге белән милләтенең, туган теленең мөмкинлекләре аша халкының рухи дөньясын аңлаган өчен нәкъ аның рухи асылына тиң, шул югарылыктагы образлар, хис-тойгылар аша зиһен шәрифләрен җиткерергә тырыша. Шигърият бернинди дә мәгълүмат бирә торган даирә түгел, анда белгәннәреңне рифмалап чыгу, гәзиттә я тарих китабында укыганнарны рифмалап халыкка аңлатуның кирәге юк. Алар инде тарих китапларында чыккан, гәзиткә публицистик мәкалә булып басылган. Шагыйрьнең бурычы нәкъ күңел даирәсенә кагылырга тиеш. Телнең мөм­кин­лекләренә тирәнрәк игътибар итү өчен кешене һәм кешегә генә хас кичереш­ләрне сурәтли ул.
– Шагыйрь кирәкме ул кешеләргә?
– Кирәкми дип әйтергә дә мөмкин, чөнки ул ниндидер дөньяны үзгәртүче түгел бит. Менә ул даһи, дип әйтәләр бит әле. Генийлар алар дөньяны үзгәртеп җибәрәләр.
– Шагыйрь үзгәртә алмыймы? Ул бит йөрәккә, зиһенгә тәэсир итә хәтта?
– Дөньяны үзгәртер өчен ниндидер ачыш ясарга кирәк. Ә ачыш өчен гыйльми даи­рәләргә кереп китү мөһим. Бу инде – галим, шагыйрь түгел. Менә мин шагыйрь­нең миссиясен шулай аңлыйм. Шагыйрьне даһи итәсебез килә икән, аның әсәре кешелекнең рухи дөньясын, зиһенен тетрәндерерлек булырга тиеш. Фауст, мәсәлән. Яисә Лев Толстойның “Сугыш һәм солых” романы.
– “Газазил”ы Бабичның!
– Әйе. Хәтта ки XXI гасырның “хатын-кыз романы” дип аталган әсәрләрендәге коллизияләр, кеше мөнәсәбәтләре, рыцарьлык, тугрылык һәм мәхәббәткә булган ышанычлы караш – болар кешеләрнең күңелен һәм зиһенен үзгәртеп җибәрә торган образлар.
– Шулай булгач, бу бит югарырак миссия. Матди дөньяны үзгәртүе тиз, акчаң гына булсын, ә менә кешеләрнең күңеленә тәэсир итү...
– Асылда кеше күңеленең үзгәреп китүе юктан түгел. Димәк, бәндәләрнең потенциалы зур. Аллаһы Тәгалә биргән эчке мөмкинлекләрне ача гына белергә кирәк, чөнки шул ук шагыйрьләр дә адәм баласы гына бит инде. Кешеләргә булган мәхәббәте аркасында шагыйрьләр дә шагыйрь булырга тели. Яисә, күбесенчә үзе турында язганда да һәрвакыт күршесенең дә, авылдагы­лар­ның да, милләте вәкил­ләренең дә – милләттәшләренең дә холкын кабул итә алу мөмкинлекләрен белгән өчен яза. Миңа әйткәннәре бар: ничек итеп шундый барыбызга да билгеле сүзләр белән искиткеч әсәрләр язасың ул, дип. Ә бит ул сүзләрне мин уйлап тапмаганмын – алар халкыбыз хәзинәсе, изге мирас. Мин шул сүзләрне халыкка аның мәгънә бирә торган мөмкин­лекләрен күрсәтер өчен кулланам. Кайсы сүзләр гади сөй­ләмдә кулланылмый, кешеләр гади сөйләшә, мөнәсәбәтләрен гади итеп аңлата. Ләкин шундый очраклар була, кеше белән кеше арасында аңлашыл­маучылык килеп туа. Ни өчен дөньялар сугышка кадәр барып төртелә, яисә бер йорт эчендәге кешеләр аерылышуга, яисә күрше белән күрше дошман хәленә кадәр барып җитә, туган белән туган бер-берсен аңламый? Чөнки без сөйләшә белмибез. Сөйләгәнне ишетмибез. Үзебезнең инануларыбызны башкаларга сеңдерергә тырышабыз, ә аның ник кабул ителмәгәнен аңларга теләмибез.
– Халыкның мөмкинлекләре турында әйткән идегез. Тарихыбыз бай, “Урал батыр”лы халыкның шагыйр­ьләре бүген дә күңел учагына эссе саламы?
– “Урал батыр” эпосы, башкорт халык иҗаты, гомумән, аның җыр текстларын гына алганда да, әлбәттә, искиткеч югарылыктагы фольклор. Ничә гасырлар халкыбыз шул иҗат белән тукланып яши. Шул ук вакытта, мин ярый ла инде, өлкән кеше, ә шигърияткә аяк басканда, китап укый башлаганда, әдәбиятның дәрәҗәсе, бүгенге белән чагыштырганда, башкачарак иде. “Башкортостан” гәзитенә 1965 елда шигырь җибәрдем һәм ул басылып чыкты. Анда ике сыйныф­ташымның савучы булып эшләгәнен мактап язган идем. 8нче сыйныфны тәмамлагач, педучилищега киттем, бу ике кыз дүрт чакрым ераклыктагы фермага җәяүләп йөреп, сыер сауды. Хәзер алар үлде инде... Шул чорда шигърият икенче төрле иде. Ул чакта ниндидер рифмалары имин булган, берәр хакыйкатьне тәкрарлаган әсәрләр язылган һәм шул шигърият дип атал­ган.
Һәм бүгенге шигърияткә күз сал. Интернеттагы һәвәскәр иҗатчыларда да образлы уйлау нык югары. Ә инде бүгенге шигъриятне тотып торучы шагыйрьләр турында. Башкорт шигъриятенең икенче дәрәҗәгә күчү чоры Рәми Гариповның исеме белән бәйле. Ул кеше турында язды.
– Тамара апа тота да “бу минем орбитадагы шагыйрә түгел” дип язып куя Интернетта. Моны бөтенесе дә сез уйлаганча аңлыймы икән?
– Һәммә кешенең күңеле таләп иткән орбитасы була. Гомер барышында иләктән үткәрелеп, күңелең һәм зиһенеңнең таләп­ләренә күрә җилгәрелеп формалаша ул. Мин, әлбәттә, үземнең зәвыгымны башкаларга тагарга теләмим. Ләкин иҗатымны шигърият дип кабул итүчеләр мөрәҗәгать иткәндә, аларга киңәшләремне бирергә тырышам. Киңәшне кабул итү яки кабул итә алмау – икенче эш. Һәркемнең иҗади офыгы аның сәләт дәрәҗәсенә бәйле. Кеше ничек кенә тырышмасын, үз-үзен узып китә алмый. Менә, мин камил дип уйлаганча, мин бер төрле уйлыйм, ә ул үз әсәре камил дип инанган өчен яза. Шуңа күрә шигърияттә калыплар һәм стан­дартлар юк. Теге яки бу шагыйрьнең әсәре халыкның күңелендә генә яклауга яки кире кагуга дучар була. Бөтен заманнарда да популяр һәм, Мостай Кәрим әйтмешли, билгеле дип саналып йөргән иҗатчылар булган, әмма дөнья мәдәнияте һәм барча кешелек критерий дип кабул иткән кыйммәтләр була. Әнә шул хәзинә намуслы кешеләр тарафыннан тулыландырыла. Менә, ничәмә миллиард еллар барча Кешелекнең бишеге булган Җир өстендә җәүһәр дәрәҗәсендәге ачышлар, сәнгать әсәрләре булган, әмма кешелек никтер дөнья могҗизасы дип җидесен генә әйтә. Кем уйлап чыгарган ул критерийны? Кешелек!
Мин журналист хезмәтендә булганда, Мос­тай Кәримнән 70 яше уңаеннан интервью алдым һәм шул әңгәмәдән соң миңа салкынчарак мөнәсәбәттәге Мостай абый мине “Волга”сына утыртып (үзе рульдә иде), шәһәр буйлап йөрергә алып чыгып китте. Күп нәрсәләр турында сөйләштек. Шунда кыюлыгым җитеп, аңа сорау бирдем: “Мостай абый, тагын йөз елдан соң сезнең Социалистик Хезмәт Герое, Ленин премиясе лауреаты, халык шагыйре дигән исемнәрегез онытылса, ижатыгызга игътибар бүгенге кебек булырмы икән?” Ул сорауларга өйрәнмәгән Мостай абый шаккаткандыр, ләкин уйланып барды. Һәм мин аның җавабын мәңгегә күңелемнең түренә салып куйдым: “Вафатымнан соң мине, бәлки, онытырлар да, – диде ул. – Әмма син әйткән 100 ел эчендә Башкортстанда зур шагыйрь тумый тормас. Һәм аның тамырларын, иҗат дәрәҗәсе үзенчәлекләрен барлаганда, минем иҗатыма да барып төртелерләр”. Шуның кебек, безнең һәммәбезне дә я мәңгелек дан, я мәңгегә китеп югалу көтә. Моны яхшы аңларга кирәк. Ә бит асылда, телибезме-юкмы, яратабызмы-юкмы, һәр заманның акыл дәрәҗәсен тотып торучы шәхесләре була, чөнки язучылыкның синонимын мин намус дип билгеләр идем. Мондый намус дәрәҗәсен үз теләге белән үз җилкәсенә алган кешеләр башкаларга маяк булып яшәргә мәҗбүр.
– Нәрсә ул шигърият?
– Шигърият – югала барган камиллек хакындагы сагыш. Сагыш төшмәгән кеше шагыйрь була алмый. Шагыйрьлек һөнәр булгач, ул бу критерийны тота һәм бетте. Һәркемнең үз манарасы. Ни димәсеннәр, язмасыннар, кешенең мөмкинлекләре дә чикле. Шигырь язарга була элеккегә таянып, ләкин тәкатьле хис аны тере итә.
– Мәхәббәт нәрсә ул Сезнеңчә?
– Мәхәббәт тә барлык кешегә дә тәтеми. Мин үлеп гашыйк булганымны, үземә үлеп гашыйк кешене белмим. Яратучы да булмады, яратканым да булмады. Гашыйк буласы да килде, гашыйк булганнарын да көттем. Әнә шул тойгыларымны шигырьгә салдым. Әгәр игътибар итсәгез, бер хатын-кызның тугры яратуы, ир-егетнең мәртәбәле, көчле, акыллы, ирләрчә үзсүзле булуы хакында минем иҗатым. Көн аша шигырь язып, гашыйк булып йөрмәдем. Хыялдагы идеалны сурәтләдем.
– Алдау нәрсә ул?
– Ни булсын инде, дөреслекне йому, дөресен әйтмәү дигән сүз. Соңгы вакытларда дөресен әйтсәң, кешенең ышанмаганын сизә башладым. Гарьләнеп китәм. Һәрвакыт дөресен сөйләп яшәсәң, хәтәр ул. Дөньяны күп күрдем, төрле һөнәр ияләре белән аралаштым. “Дөньядыр бу...” дигән истәлекләр язып ятам. Тормышны кабул итүем турындагы барлык белгәннә­ремне дә язмыйм. Дөресен әйтеп була, әгәр син кешенең эчке потенциалын дөрес аңласаң.
Мәхәббәт – ул Аллаһ дип өйрәтә христиан дине. Ләкин бу никадәр генә тирән фикер булмасын, үкенечкә каршы, кешеләр бер-берсен эчкерсез яратырга өйрәнә алмый. Берсе икенчесенең үзенчәлеген кабул итә алмый. Үзенә ошамаганы өчен холкын хөкем итә. Болар да – шигърият һәм әдәбият темалары.
– Нәрсәдән елыйсыз?
– 42 яшьлек ир белән 32 яшьлек хатынның өлкән баласы мин. Алар сугышны үтеп, гаилә корганнар. Әтием колхоз рәисе, ферма мөдире булып эшләгән, ниндидер таләпләр дә куя торган булгандыр авыл халкына. Шуңа күрә электр булганга кадәр керосин лампалы авылда җәй көне тусам да, кыш буе елаганмын. Күңелем нечкәлегеннәндер бу, дип уйлыйм. Кешеләр минем холкыма карап, үзсүзле дип кабул итә. Ә бит ярыйсы гына яклаусыз кеше ул мин. Ирсез дә булгач, бөтенләй кимсетеп ташламасыннар өчен еш кына үземне көчле итеп күрсәтеп яшәдем. Ләкин мин һаман елыйм әле. Шигырь укысам да, кино карасам да. Ләкин кеше алдында түгел.
Бер заман башкорт җырының аһәңенә гашыйк булып, аның гаҗәп моңы һәм киңлекләре турында уйланганда, ник кайвакыт концерт залында утыручыларның елап җибәрүе турында төшенергә маташтым. Бәлки беркатлыдыр минем нәти­җәләрем, әмма шундый уйга килдем: һәр бәндәнең күңел структурасы Галәм эфирының структурасына охшаш. Җи­һанның эфиры кадәр тавыш һәм моң җанга килеп кагылганда, җиһанның кечкенә бер тамчысы булган кеше күңеле яшәүнең мәңгелек түгеллеген ничәдер секунд эчен­дә аңлаудан, үзе дә сизмәстән түгелеп китә.
– Соңгы арада Сезне тетрәткән күренеш?
– Соңгы арада аралашып яшәгән хатыннар китеп барды. Үлем минем өчен яңалык булмаса да, авыр кичердем. Алтмышка да, җитмешкә дә җитми җир куенына кереп ят әле! Бу кичерешләр мине һәрбер көнгә рәхмәт әйтергә өйрәтте.
Мине бер чорда әдәби элита кыерсытты кебек. Хөкүмәтебез тарафыннан иҗатым­ның бәяләнмәвенә нык кына борчыла идем. Ник ярый алмадым, дип уйладым. Шул уйдан стрессларга бирелү – бер кирәкмәгән киче­решләр булып күренә хәзер. Ә бит заманында чыбыркының очы кебек шарт итеп килеп тигәне булды бу хәлләр. Гомер барышында яшәүнең мәңгелек түгеллеге аңла­шыл­мау­чан­лыклар, юктан күралмауга барып җитү­ләр белән чагыштырганда мәгънәсезлек булып күренә. Әлбәттә, яшәү яңалык булмаган кебек, үлем дә яңалык түгел, Есенин әйтмешли. Шулай да замандашларның берәм-берәм китә баруы күңелне кыра. Хәзер ир-ат дусларым да, ахирәтләрем дә кимеде. Ләкин туган халкыма булган мәхәббәтем һәм ышанычым артканнан-арта бара.
– Кем ул халык шагыйре?
– Шагыйрьлек ул үзе зур исем. Теге яки бу милләтнең шагыйре булу – үтә җаваплы һөнәр. Ә инде халык язучысы дигән билгеләмә – ул милләтнең йөзек кашы дәрәҗәсендәге кеше. Халык шагыйре ким дигәндә милләтенең язмышы турындагы эпик әсәрләр, поэмалар язган булырга тиеш. Ул поэмаларның хрестоматияләр дәрәҗә­сендә булуы – шарт. Җирем, телем, илем язмышы дип публицистик мәкаләләр яза белергә, халык мәнфәгатен яклап, күкрәген киереп басарга хокукы булырга тиеш. Халык шагыйренең әйткән сүзе халык­ның беркемендә дә протест тудырмаска тиеш.
Халык шагыйре дигән исемнең матди ягы да ару булырга тиеш! Мораль хокукы да булырга тиеш иҗатчының.
– Яшәүнең мәгънәсе?
– Тормышның мәгънәсе юк, әмма аны кеше акыл утыргач кына аңлый. Шулай булуы әйбәт тә, чөнки яшьрәк вакытта аңласа, дөнья күптән депрессиягә бирелеп, эволюциядән баш тартып, күңел төшен­келеге кичерер иде. Яшәүнең мәгънәсе юклыгын аңлагач, кайбер кешеләр эчә башлый, кемдер дингә килә, өченчеләр рухи ныклыгы аркасында эчке көч белән яшәүгә ниндидер мәгънә салып маташа. Әлбәттә, бу фикер белән килешмәүчеләр күп булачак, әмма моны шәхси фикер, дип кабул итәргә кирәктер.
– Сез әдәбият министры булсагыз?..
– Әдәбиятчы җитәкче кирәкми. Әдәби мохит оештыру, язучыга шарт тудыруга булышу начар түгел. Язучы – ул профессионал. Үкенечкә каршы, Конституция­бездәге һөнәрләр исемлегендә ул юк, пенсия, стаж, дәваханәләр, ял йортлары каралмаган әдипләргә. Язучы пенсияне язучылыктан тыш һөнәргә бил бөгеп яулап ала. Мин бернинди министр да булырга теләмим. Йөк аты, күндәм һәм җиренә җиткереп эшләрен башкаручы мин. Үземә тапшырылган эшләрне җиренә җиткереп башкардым һәм әле дә шулай эшлим кебек.
– Иҗатның кирәге бармы? Нидә?
– Яшәүнең мәгънәсе юк, дигән фикерне әйткән идем. Бу минем шәхси фикерем дип кисәттем. Әмма җиргә туган кеше якты дөньядан китү тарафына һәр секунд саен атлап барганда җир өстендәге иң төп бурычы – бала калдыру, аны тормышка әзерләү процессында тик ашау-эчү, уен-көлке кору белән генә яшәү юлын сайласа – бу мәгънәсезлек. Иҗат булмаса, ул ике тапкыр тирәнрәк булыр иде. Минем уемча, яшәүнең иң кызык ягы – дөньяны танып-аңлау процессы. Дөньяны танып белгәндә нинди һөнәр иясе булсаң да, иҗатка барып төртеләсең. Бакча үстерсәң дә, итек тексәң дә, әнә шул дөньяга булган иҗади караш яшәүне мәгънәле итә дә инде.

Лариса АБДУЛЛИНА әңгәмәләште.
Читайте нас: