+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Фирдүскә ни булган?

Июль башында Фирдүс Тямаевка Германиядә операция ясаячаклар.

Июль башында Фирдүс Тямаевка Германиядә операция ясаячаклар.

Җырчы бу хакта «Интертат»ка үзе хәбәр иткән.

«Германиягә операциягә җыенам. Кайсы җиргә ясаячакларын әлегә әйтәсем килми. Исән-сау күзләремне ачып, аякка бассам, барысын да сөйләрмен. Борчылып тормагыз, тавыш органнары белән бәйле операция түгел.

Киләсе елда минем иҗатыма ун ел тула. Исән-имин хастаханә юлларыннан котылсам, зур көч белән яңа программабызны әзерли башлыйм. Ул быел тагын да кызурак булачак. Концертларга фәлсәфә, юмор, миллилек өстәлә...», — дип сөйләгән ул.

Фирдүс Тямаевка операциясенең уңышлы узуын һәм исән-сау савыгуын теләп калабыз.

Фото: татар-информ
Читайте нас: