+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"ВКонтакте" - Бөтендөнья фольклориадасының рәсми партнеры

«ВКонтакте» социаль челтәре Бөтендөнья фольклориадасының рәсми мәгълүмат партнеры булды.

«ВКонтакте» социаль челтәре Бөтендөнья фольклориадасының рәсми мәгълүмат партнеры булды.

Чараның ачылу һәм ябылу тантаналарының турыдан-туры трансляциясен сылтама буенча карарга мөмкин булачак: https://vk.com/folkloriada2021.
Фольклориада - үзенчәлекле халыкара фольклор иҗаты олимпиадасы. Алар арасында бию, фольклор коллективлары, милли сәнгать ансамбльләре, мәдәни ассоциацияләр һәм яшьләр мәдәни үзәкләре бар. Программада - «Фольклор йөрәге» фестивале, CIOFF®ның матди булмаган мәдәни мирасны саклау мәсьәләләре буенча халыкара конференциясе, шулай ук 200дән артык милләт вәкилләре катнашлыгында дөньядагы иң зур әйлән-бәйләнне уздыру планлаштырыла. Аны дөнья рекордлар китабына кертү нияте бар.
«Фольклориада йөрәге» фестивале концертларында, катнашучылардан тыш, дөньякүләм танылган коллективлар чыгыш ясаячак. Алар арасында - Русиянең халык артисты Надежда Бабкина, "Урыс җыры" ансамбле, "Урыс җыры" Кубань дәүләт академия хоры, Олена Уутай, "Вайнах" Чечен дәүләт бию ансамбле, Русия җырчысы Тина Кузнецова һәм Zventa Sventana фолк-проекты, җырчы һәм Евровидениедә катнашучы Манижа, Мәскәү волынчылары оркестры, "Plantec" рок-төркеме (Франция), "Ulytau" этно-рок төркеме (Казахстан), "The Hatters" джипси-фолк-рок төркеме (Русия), М. Пятницкий исемендәге дәүләт халык хоры, Эмир Кустурица & The No Smoking Orchestra (Сербия).
Халыкара фестивальдә тамашачылар халык кәсепчелеге осталары эшләре күргәзмәләрен, «Дөнья халыкларының музыка уен кораллары» фотокүргәзмәсен, «Дөнья халыклары битлекләре» экспозициясен, мастер-классларны һәм традицион халык уеннарын карый алачак.

Фестиваль чаралары Уфа белән генә чикләнмәячәк. Фольклориадада катнашучылар республиканың 22 муниципалитетына барачак, анда шулай ук матур костюмлы парадлар, концертлар, декоратив-гамәли сәнгать осталарының күргәзмәләре, мастер-класслар, төрле халыкларның милли уеннары узачак. Барлык мәйданчыклар да «open air» форматында бердәм сценарий буенча эшләячәк.

Бөтендөнья фольклориадасының ябылу тантанасында Уфада Фольклориада әләмен кабул итүче илгә тапшыру планлаштырылган.

Фото: Зөһрә Исламова.
Читайте нас: