Октябрьский музыка колледжын республикада гына түгел, читтә дә яхшы беләләр.
Илле елдан артык дәвердә шушы уку йортын бик күпләр тәмамлап, сәнгать дөньясында үз урынын табып, сәхнә йолдызлары булырга өлгергән. Соңгы ун-унбиш елда татар-башкорт эстрадасының иң чагу йолдызлары булып танылган Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин да нәкъ шушы училищены тәмамлаган. Аларның икесенең дә вокал буенча укытучылары Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Галия Мусина икәнлеген дә бик күпләр белә.
Күптән түгел үткән Рәшит Ваһапов фестивалендә Галия Мусинаның берьюлы өч укучысы җиңү яулады. Яшь талантлар белән якыннан танышу теләге белән Октябрьскийга юлландык. Сөйлә-шенгән сәгатькә килеп җитүгә безне ачык, мөлаем, йөзенә ихлас елмаю чаткылары сибелгән зәвыклы ханым каршы алды.
– Бүген училищеда имтиханнар бара. Укучыларым хәзер килеп җитәр. Сөйләшә торыйк, – дип сүз башлады Галия Закир кызы. – Миңа һәр укучым үз балам кебек. Минемчә, башкача була да алмый. Аларның күбесе 15-16 яшьтә безгә укырга килә. Яңа гына әти-әниләре “канаты” астыннан чыккан балаларга, әлбәттә, аерым караш кирәк. Таләпчән дә булырга, аларның хәлен аңлап, бераз йомшак мөгамәләдә дә булырга туры килә. Иң мөһиме – уртак максатка ирешү. Бу инде укытучының белеменнән, сәләтеннән, тырышлыгыннан гына тормый. Укучы үзе дә тырыш, үҗәт, эшсөяр булырга тиеш. Җырчы һөнәре читтән карап торганда гына җиңел кебек. Ә чынында – сәхнәгә чын җырчы чыкканчы җиде кат тир түгелә. Әти-әниләрнең балаларына карата игътибарлы булуы, аларның сәләтен үстерергә күп көч салулары да бик мөһим роль уйный. Әйтик, былтыр гына безнең колледжны тәмамлаган Линар Шәймөхәммәтов – искиткеч тату, балалары өчен җан атып торган гаиләдән. Линар үзе дә бик матур гаилә корып, тормыш иптәше Элина белән кечкенә ул үстерәләр. Элина да безнең училищены тәмамлады. Линарның кечкенә улын чиксез яратуын күреп, мин хәйран калам. Юкка гына “Атасыннан күргән – ук юнган” димиләр бит. Яшь, матур гаиләгә бар яклап та уңышлар телисе генә килә. Линар – бик күп конкурслар җиңүчесе. Быелгы Ваһапов фестивалендә ул “Халыкчан башкару” номинациясендә беренче урынны алды.
Шушы ук номинациядә Айнур Исламов өченче урынны яулады. Ул да бик күп конкурслар җиңүчесе. Тырыш, акыллы, тыйнак егет. Айнур да тату, сәнгатькә гашыйк гаиләдә туып-үскән. Ул быел безнең училищены тәмамлый. Әти-әнисенең куанычы, горурлыгы булып, тормышта үз юлын табар дип уйлыйм.
Ваһапов фестивалендә “Инструменталь башкару” номинациясендә икенче урынны Айбулат Гыйләҗетдинов алды. Ул, шулай ук, минем класста укый. Безнең училищега Уфадагы Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге музыка мәктәбен тәмамлап килде. Бик оста курайда уйный. Аның да әти-әнисе уллары сәнгать юлын сайлауга күп көч куйганнар. Өметле егет. Икенче курста гына укыса да, күп җиңүләр яулап өлгерде.
Без Галия Закир кызы белән әңгәмә корган арада аның укучылары да килеп җитте.
Линар Шәймөхәммәтов: “Мин Чакмагыш районы үзәгеннәнмен. Әти-әнием икесе дә сәнгатькә гашыйк кешеләр. Алар йогынтысында сәнгать дөньясы белән кечкенәдән таныштым. Бу уку йортына 26 яшемдә килдем. Югары уку йортын тәмамлап, дипломлы һөнәр иясе булсам да, сәхнәсез яши алмаячагымны аңлап, нәкъ шушы училищеда, нәкъ Галия Закир кызында укырга теләп килдем. Моның сәбәбе дә бар иде. 2015 елда “Туган тел” конкурсында катнаштым. Балачактан сәхнәдә җырлап йөргәнгә күрә, мин үземне яхшы гына җырлый беләм дип саный идем. Ә менә шул конкурска килеп, башкаларны да тыңлап, чыгышларын күргәч, җырчы булыр өчен дә укырга кирәклеген ныклап аңладым. Шул елны җиңүче булган Илвир Халиковтан аның кайда укыганлыгын сорашып белештем. Ул Галия Закир кызында укыганлыгын әйтте. Минем күңелдә бу исем сакланып калды. Әмма юлларым Октябрьский колледжына тиз генә төшмәде әле. Уфа сәнгать училищесына укырга керергә йөргәндә бер танышым Галия Мусина классына укырга керергә тырыш дигәннән соң гына, мин шушы училищега килдем. Кабул итү имтиханында татар халык җыры “Рамай”ны җырладым. Ул булачак укытучыма ошагандыр, күрәсең. Шулай итеп, миңа Галия Закировнаның укучысы булып китү бәхете тиде. Әйтергә кирәк, училищега килгәндә минем музыкаль белемем юк иде. Шуңа күрә дә беренче елны уку җиңелдән булмады. Укытучымның сабырлыгы, һөнәри осталыгы, кешелеклелеге миңа канатлар куйды. Аллаһка шөкер, үткән уку елында, пандемия шартларында имтиханнарны уңышлы тапшырып, кулыма диплом алдым. Укытучыма бары тик иң җылы, иң матур, иң изге теләкләрдә калам”.
Айнур Исламов: “Мин Бүздәк районы Күбәк авылы егетемен. Кечкенәдән җырларга яраттым. Мәктәпнең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, училищега укырга кердем. Сәнгать юлыннан китүемә бер дә үкенмим. Бу – минем балачак хыялым. Башка өлкәдә үземне күрмим дә. Шуңа күрә дә яратып укыйм, яратып җырлыйм. Ә инде җырлау сәләте әтидән килә. Гади һөнәр иясе булса да, ул да матур җырлый, оста итеп гармунда уйный. Минем дә иң яраткан уен коралы – баян. Быел, кулыма диплом алгач, укуымны җыр буенча дәвам итәсем килә. Галия Закировна классында белем алуыма чиксез шатмын. Ул – көчле укытучыларның берсе. Аңа чиксез рәхмәтләремне белдерәм”.
Айбулат Гыйләҗетдинов: “Мин Илеш районының Тыпый авылында туганмын. Туган авылымда башлангыч сыйныфларда укыганнан соң, Югары Яркәйдә бишенче һәм алтынчы сыйныфларны тәмамладым. Алтынчыда укыганда Уфада үткән “Язгы тамчы” бәйгесендә җыр буенча Гран-при яулагач, мине Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге музыка мәктәбенә укырга чакырдылар. Мин бу тәкъдимнән баш тартмадым, шул мәктәпкә укырга кереп, тугызынчы сыйныфка кадәр белем алдым һәм “Башкорт уен кораллары” бүлеген тәмамладым. Курай буенча иң беренче укытучым Раян Гафаров булды. Әти мине атнасына ике тапкыр авылдан Югары Яркәйгә курайда уйнарга өйрәнергә йөртте. Шул вакыттан алып, курай – иң яраткан уен коралы. Ә инде җырчы һөнәрен сайлауга кумирым Филүс Каһиров сәбәпче. “Китми чара юк” җырын радиодан беренче тапкыр ишеткәч, әтидән аны кем башкаруын сорадым. Инде җырчының исемен белгәч, гел генә аның җырларын тыңлар булдым. Филүс Каһиров кебек җырчы булу теләге аны укыткан укытучыда белем алу теләген ныгытты. Инде икенче ел Галия Закир кызында вокал буенча белем алам. Таләпчән һәм шул ук вакытта укучысының хәленә керә белүче укытучы ул Галия Закир кызы. Аңа зур рәхмәтлемен. Укуымны уңышлы тәмамлап, алда зур сәхнәләр яуларга язсын иде”.
Бу командировкадан күңелем илһам нурына тулып кайтты. Әйе, сәләтле укы-тучының укучылары да сәләтле була. Ә инде үз укучыларының уңышларын күрү, аларның рәхмәт сүзләрен ишетү – укытучы өчен иң зур бүләк.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Октябрьский шәһәре.