+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Ришаттан сорагыз..."

Җырчы Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина йөриләрме икән ул?

Җырчы Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина йөриләрме икән ул?
Әллә бергә җырлыйларгынамы?
Шул хакта тулырак белергә теләп, «Интертат» Алиянең үзенә шалтыраткан. Инстаграмда Ришат белән Алиянең мөнәсәбәтләре бик якын кебек күренә. Сабантуйларга вертолетта бергәләп очалар, табигатьтә йөриләр.
Ришатның гаиләсе җыелган бәйрәмнәрдә дә һәрвакыт диярлек Алия дә катнаша. Ришат белән Алияне иҗат бәйлиме, әллә инде мөнәсәбәтләре дуслыктан ары узганмы? "Сез очрашасызмы?" дигән сорауга төгәл җавап бирмәсә дә, «Юк, без йөрмибез», — дип кире дә какмаган ул.
«Шәхси тормыш турындагы сорауларга җавап бирмим инде мин. Сөйлисем килсә, инстаграмга куйган булыр идем. Ришаттан сорагыз, инстаграмына языгыз. Вакыты җиткәч, барысын да беләчәксез», — дигән Алия.
Фото: инстаграм
Читайте нас: