+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Мәдәният һәркемгә якын булсын!

Агымдагы елда республикада авыл мәдәният йортларын яңартуга 64 миллион сумга якын акча тотынылачак.

Агымдагы елда республикада авыл мәдәният йортларын яңартуга 64 миллион сумга якын акча тотынылачак.
Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт проектлары бик күп тармакларны үстерүгә булышлык итә. Яшерен түгел, соңгы вакытта без икътисадка турыдан-туры йогынты ясаган башлангычларга күбрәк игътибар бирә башлаган идек. Әлбәттә, бу халыкның матди ягын ныгытуга зур йогынты ясады. Әмма кешегә тулы тормыш белән бергә яшәү өчен бу гына җитми. Безгә һәр яклап сәламәт булу да бик кирәк. Бу физик сәламәтлек белән бергә рухи ныклылыкны да үз эченә ала. Тән сәламәтлегеннән тыш, күңел тынычлыгы да, табигатьтән килгән сәләтләрне үстерү дә кирәк безгә.
“Мәдәният” гомумдәүләт проекты безгә яңадан-яңа талантларны ачарга, халыкның бай мәдәни тормыш белән яшәвенә булышлык итә дә инде. Караидел районында Яугилде һәм Караяр авыллары халкы да бу башлангычны хуплап кабул итте. Әлеге вакытта биредә күпфункцияле авыл мәдәният йортлары төзелеше ахырына якынлаша. Ике төзелеш тә “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында башланган. Яугилдедә 150 урынга исәпләнгән күпфункцияле авыл мәдәният йорты төзелеше узган елда Республиканың адреслы инвестицион программасын финанслау исәбенә башланды.
Әлеге вакытта биредә түбәне монтажлау төгәлләнгән, фасадларны тышлау эшләре алып барыла, инженерлык челтәрләре төзелә, җылыту системасын эшләп бетереп киләләр. Көзгеләр, кәнәфиләр, санлы пианино һәм синтезатор, музыкаль үзәкләр, көнкүреш җиһазлары, су җылыткычлары, спорт җиһазлары, инвентарьлар һәм хореографик станоклар белән тәэмин итү буенча аукционнар тәмамланган.
— Заказ бирелгән җиһазлар исемлегеннән үк күренүенчә, Яугилдедәге мәдәният йорты, чыннан да, күпфункциональ булачак, — ди Караидел районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Руслан Булатов.
— Анда барлык категория гражданнарның мәнфәгатьләре исәпкә алыначак. Биредә балалар да, өлкәннәр дә күңелләренә хуш килердәй шөгыль табачак. Укыту түгәрәкләре дә, спорт секцияләре дә, китапханә дә, халык кәсепләре лабораторияләре дә булачак. Өстәвенә, яңа мәдәният йортына Яугилде генә түгел, тирә-як авыллар халкы да килә алачак. Ул күпләр өчен үзенә күрә административ-мәдәни үзәк ролен үтәячәк. Караяр авылында төзелүче күпфункцияле йорт та күпләрнең яраткан мәдәни-күңел ачу урынына әйләнәчәк. Ул шулай ук 150 урынга исәпләнгән. Социаль объектны финанслау социаль максатлы программалар фонды аша гамәлгә ашырыла. Төп эшләр төгәлләнгән дә инде. Бу көннәрдә бинаның эчен матурлау, территорияне төзекләндерү эшләре алып барыла. Бу мәдәният учагы да заман таләпләренә җавап бирәчәк.
Чыннан да, Караидел районы халкы заманча технологияләрне яхшы үзләштерә. Нәкъ менә Караидел районында республикада беренче смарт-китапханә очраклы гына ачылмады. Бу башлангыч та “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашты. — Бик нык үзгәргән китапханә укучыга сыйфатлы мәгълүмат бирергә тиеш. Шулай ук ул очрашулар урыны да булыр, дип ышанабыз, — ди район хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин.
Җитәкче белдерүенчә, проект кысаларында модернизацияләүгә 15 миллион сум акча бүленгән, шул исәптән 10 миллион сум — федераль бюджеттан. Китапханә ярты елда төзекләндерелгән. Иске киштәләр алыштырылган, тузган җиһазлар яңартылган һәм башка эшләр башкарылган. Хәзер биредә заллар якты, алар тиз арада үзгәртелә дә ала. Алар уңайлы һәм заманча җиһазлар белән тулыланган, компьютер сатып алынган, сәламәтлек үзенчәлекләре булганнар өчен уңайлы шартлар тудырылган. Караидел районында төзелүче бу мәдәният объектлары — ил Президенты Владимир Путин кул куйган “Мәдәният” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруның ачык чагылышы.
“Мәдәният өлкәсендәге бу гомумдәүләт проекты төбәкләрдә мотлак тормышка ашарга тиеш. Бу башлангыч кече шәһәрләрдә һәм бистәләрдә мәдәни тормышның сыйфатын һәм төрлелеген арттыруга юнәлтелгән”, — диде дәүләт башлыгы. Чыннан да, “Мәдәният” гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла башлаганнан соң мәдәният халыкка күпкә якынайды. Аның кысаларында төбәкләрдә бик күп башлангычлар старт алды, яңа мәдәният үзәкләре төзелде, күпләре заманча җиһазландырылды. Моннан тыш, әлеге башлангыч бу өлкәне күпкә заманчалаштырды.
Мәсәлән, күптән түгел әлеге проект кысаларында Кырмыскалы районы беренче күчмә автоклуб алды. Гомум бәясе 4 миллион сум булган бу мәдәният йорты хәзер бәләкәй һәм ерак авылларда яшәүчеләргә концертлар оештыру һәм кинофильмнар күрсәтү өчен хезмәт итәчәк. Күчмә автоклуб — махсуслаштырылган машина, ул ярты сәгать эчендә диярлек югары технологияле сәхнәгә әверелә. Монда бөтен кирәкле җиһазлар бар: яктылык һәм тавыш аппаратурасы, шулай ук үзенең аерым электр җайланмасы. Теләгән очракта концертны хәтта ялан шартларында да үткәрергә мөмкин. Автоклуб ачкычларын тапшырганда Кырмыскалы районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Флизә Макеева Русиянең һәм Башкортстанның Мәдәният министрлыкларына рәхмәт белдерде.
— Мәдәният һәркемгә якын булырга тиеш. Автоклуб мәдәни ял итү учреждениеләре, китапханәләр, музейлар булмаган торак пунктларга йөриячәк һәм районыбызның иң яхшы коллективлары иҗаты белән таныштырачак, — диде ул. Район мәдәният йорты белгечләре тарафыннан автоклуб эшенең план-графигы төзелгән дә инде. Автоклубны VI Бөтендөнья фольклориадасы чараларында да файдаланачаклар. Былтыр шулай ук Зилаер, Баймак, Караидел, Нуриман һәм Тәтешле районнары өчен биш автоклуб сатып алганнар. Быел исә автоклубларны Стәрлетамак, Дуван, Аскын, Салават районнары алачак.
Әйе, кешенең табигатьтән килгән сәләтен ачу, аны үстерү зур тырышлык таләп итә. Билгеле, бу эш кече яшьтән үк башланса гына ниндидер нәтиҗәләргә ирешеп була. Шуңа да “Мәдәният” гомумдәүләт проектында балалар сәнгатен үстерүгә аерым урын бирелә. Күптән түгел Уфа балалар сәнгать мәктәпләре музыка кораллары белән җиһазландыруга өстәмә финанслау алды. Мәсәлән, 3нче балалар сәнгать мәктәбе өчен “Yamaha” рояле сатып алынган. Моның өчен федераль бюджеттан 1,4 миллион сум һәм шәһәр бюджетыннан 116 мең сум бүленгән.
— Яңа сыйфатлы музыка кораллары алу укучыларга һәм педагогларга осталык дәрәҗәсен күтәрергә генә түгел, ә конкурсларда һәм фестивальләрдә яңа уңышларга ирешү мөмкинлеге дә бирде. “Yamaha” рояле ярдәмендә безнең фортепиано концертлары аеруча чагу тамашага әверелде, — ди сәнгать мәктәбе директоры Павел Киселёв. Әйе, тулыканлы булып яшәү өчен һәркемгә рухи азык кирәк. Кечкенә сабыймы ул, әллә инде гомер ахырына якынлашучы аксакалмы — һәркемнең күңеле матурлыкка омтыла. Мондый башлангычлар, чыннан да, кеше тормышының сыйфатын күтәрә, аны ямьли, кызыклы итә. Гөлия Гәрәева.
Читайте нас: