+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Фольклориадага әзербезме?

Уфага 39 ил вәкилләре - 1163 катнашучы килә.

Уфага 39 ил вәкилләре - 1163 катнашучы килә.

Алар 9 кунакханә һәм шифаханә-курорт учреждениесендә урнаштырылачак. Беренче катнашучылар Уфага 1 июльдә килә, 11 июльдә китәчәк. Фестиваль программасы Уфада да, 22 муниципаль берәмлектә дә узачак. Бу хакта бүген Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова сөйләде.

Мәскәүдән Уфага һәм кирегә очышлар чартер рейслары белән башкарылачак. Республика буенча эчке трансферны туристик класслы автобуслар җәлеп итүче «Башавтотранс» үз өстенә алды. Һәр коллективның үзенең аерым автобусы булачак.
«Радуга» шифаханәсе базасында 200 урынга обсерватор җиһазландырылган. Сәламәтлеге начарайган кеше өчен аның һәр адымы регламенты эшләнде. Гомумән алганда, Башкортстанга килү белән катнашучылар даими күзәтү һәм контроль астында булачаклар. Уфа амфитеатрына концертларга керү термометрия һәм битлек режимын тикшерү аша башкарылачак.

"Хәзерге вакытта чараны медицина хезмәтләндерүе белән тәэмин итү мәсьәләсе аерым контрольдә тотыла. Русия Баш санитар табибы карары нигезендә, чит илләрдән килгән барлык катнашучылар, Русия территориясенә килеп җиткәнче, ПЦР тестлар ясатырга тиеш. Аэропортларга керү юлында контроль булачак. Моннан тыш, Русиягә килеп җиткәннән соң, шулай ук ПЦР тестлар эшләнәчәк. Зарарланучылар ачыкланган очракта, Фольклориадада бөтен коллектив катнашуга юл куелмаячак", - дип аңлатты Әминә Шәфыйкова.
Фольклориадага әзерлектә һәм аны үткәрүдә 3 меңгә якын кеше катнаша. Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан 603 заявка килгән, шуларның 8е чит ил һәм 52се үзебезнең киңкүләм мәгълүмат чаралары.

«Башкортостан» (БСТ), «Русия24» телеканалларында ачылу тантанасын трансляцияләүне киңкүләм тамашачы күрә алачак. Моннан тыш, «Дулкын», «Первомайский» һәм «Дема» паркларында өч фан-зона оештырылачак, анда Уфа кунаклары һәм халкы турыдан-туры трансляцияләрне карый алачак.

Дөньяның барлык почмакларыннан килгән илләр Фольклориаданың үзенең сайтында туры эфирны күрәчәк - анда инглиз һәм француз телләрендә чит ил комментаторлары белән турыдан-туры трансляция оештырылачак. Фольклор турында сюжетларны «Мир», «ОТР», «Россия» (Федераль), «РТР-Планета» һәм башка телеканаллар урнаштырачак. Барлыгы 40ка якын телеканал эшләячәк.

Фото: Башинформ


Читайте нас: