+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Картаю белмәс “Җизнәкәй”!

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында спектакльнең 15 еллыгын билгеләделәр.

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында спектакльнең 15 еллыгын билгеләделәр.

Чын сәнгать әсәре, беләбез, вакыт белән сынала. Әйтик, Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Хәбибулла Ибраһимовның “Җизнәкәй” музыкаль комедиясе 15 ел буена сәхнәдән төшми уйналып та популярлыгын, актуальлеген, чагулыгын, иң мөһиме, тамашачысын югалтмаган. Киресенчә, театр репертуарының асыл бизәгенә әйләнгән. Гел тулы заллар җыеп, кайнар алкышларга күмелә.

Моның сере нидә икән? Бәлки, режиссерның тамашачы күңеленә туры юл таба белүен­дәдер. Спектакльне Башкорт­станның атказанган артисты Илдар Вәлиев сәхнәгә куйган. Әйтергә кирәк, Илдар Иршат улының һәр сәхнә җимеше дә искиткеч халыкчанлыгы, гадилеге, һәм шул ук вакытта җылылыгы, ихласлыгы белән аерылып тора. Шуның белән үзенә тарта да.
Әлбәттә, әсәрнең эчтәлеге дә мавыктыргыч. Вакыйгалар узган гасыр башында барса да, геройлар кичергән хис-тойгылар бүгенге заман кешесен дә читләтеп узмый. Мәхәббәт­нең нинди сынаулар каршында да бирешмәве, байлык белән хис көрәше, аталар һәм балалар арасындагы киеренке мөнәсә­бәтләр һәм тагын әллә күпме темалар күтәрелә. Уңган, тәвәккәл һәм сөю утында янган Саҗидә-Гыйззәтләр, ялкау, акча тота белмәгән Низамилар, байлыкка алданып, кызын сатып җибәрергә әзер Ганиләр, вакытында кияүгә чыга алмый калган Нәфисәләр арабызда юк дип кем әйтер?
Спектакль — әлбәт­тә, күмәк хезмәт белән “әвәләнгән” продукт. Аның рәссамы — Нурия Габидуллина, композиторы — Афәрим Акчурин, хореографы — Сәлимә Әминева, сәхнә утын куючы — Денис Черепанов.
“Җизнәкәй”нең тагын бер үзенчәлеге – анда бик күп артистлар катнаша. Шул дәвердә инде спектакль эчендә бик күп үзгәрешләр булды, берничә буын артисты бу әсәрдә чыныгып үсте, кемдер чыгып китте, ә кемдер, спектакленә тугры калып, 15 ел дәвамында үз ролендә һаман яши. Төп геройлар: Саҗидә ролен зур оста­лык белән Башкорт­станның халык артисты Гөлназ Мөхәммә­диева һәм Гөлназ Биктимерова, ә аның сөеклесе Гыйззәтне театр­ның моңлы сандугачы, гаҗәеп талантлы артисты Вилдан Мисбахов башкара. Әсәрне чыгарганда бу рольдә Рөстәм Салихов уйнаган иде. Ике гаилә арасындагы “алдым-бирдем” мөнә­сә­бәтләре сурәтләнә әсәр­дә. Бар да җай гына үтәр иде, арага авылдан килгән бик акыллы, уңган, эшлекле егет Гыйззәт һәм бөтенләй көтмә­гәндә аның сөйгәне Саҗидә килеп кысыла. Дөресрәге, аларны үз ихтыярына каршы кыстыралар. Шәһәр байлары, курчак уйнаган кебек, аларның язмышлары белән уйный. Шул маҗа­ралы вакыйгалар әвәрәсендә Башкортстанның атказанган артисты Альберт Шәрәфет­динов тәвәккәл кыю егет Сафый ролен башкара. Алыштыргысыз яучы Миһри – ул театрыбызның ветераны, сәхнә остасы Сәвия Сираева, сәүдәгәрләр Әхсән бай – Айрат Фатыйхов, Нурый бай – Рушат Мөдәрисов, бай хатыннары Сафия — Рәсимә Гайфуллина, Җамал — Финә Вәлиева, алар­ның карт кызлары Нәфисә – Резида Зарипова һәм башкалар. Алар бүген барысы да мактаулы исемнәргә лаек сәхнә осталары. Бу спектакль­нең дә ул бүләкләрдә үз өлеше бар, әлбәттә. Спектакль чыкканда Башкортстанның атказанган артисты Марат абый Исхаков Гани байны уйнады, бүген ул хаклы ялда, ә аның образын Эльмир Газизуллин гәүдәләндерә. Бераз җитеш­мәгән, тәртипсез, җиңел холыклы бай улы Низамины театрның яшь артисты Марат Мәкъсүтов чыгарган булса, бүгенге көндә аны бик уңышлы һәм үтемле итеп Мәхмүт Фатыйхов башкара.
Спектакль премьерасы 2006 елның 15 маенда уйналып, бер ел театрның Кече сәхнәсендә яшәде. Зур зал ачылган тантанада исә “Җиз­нәкәй” беренче булып аның түренә менгән сәхнә әсәре!
Күптән түгел “Нур”да “Җиз­нәкәй”нең юбилее билгеләнде. Анда катнашкан бөтен артистлар аны сәхнәгә мендергән иҗади команданы котладылар. Эксклюзив спектакльдә Марат Исхаков үзенең ролендә уйнады. Һәм иң кызыклысы шул — алар ул образны Эльмир Газизуллин белән алмаш-тилмәш башкарды.
Артистларны без дә тәб­риклибез, ә спектакльгә бүгенге уңышын югалтмавын, озын гомер теләп калабыз!

Айгөл Юлъякшина,
Гөлнур Усманова.
Читайте нас: