+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Салаватны котлагыз!

"Шатлыгым эчемә сыймый, - дигән ул.

"Шатлыгым эчемә сыймый, - дигән ул.

Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм Фәтхетдинов ралли-кросс буенча Русия чемпионатының өченче этабында өченче урын яулаган. Узышлар Санкт-Петербург шәһәрендә үткән.

«16 позициядән пьедесталга күтәрелде. Ул финалда. Шатлыгым эчемә сыймый», — дип яза Салават Фәтхетдинов инстаграмга.

Җырчыны сәхнәдәшләре һәм инстадуслары тәбрикли. «Татарның алдынгы спортчысы, йөзек кашы», «Улыгыз бик тырыш, сезгә охшаган. Чын герой. Сезнең белән без дә сөенәбез», «Чын йөрәктән котлыйбыз, Салават абый», «Исән-сау, хәвеф-хәтәрсез йөрергә язсын», — дип язалар.

Фото: Татар-информ
Читайте нас: