+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Без Фольклориадага әзерме?

Бүген Уфада «Россия» медиаүзәгендә Фольклориадага әзерлек барышына багышланган матбугат конференциясе узды.

Бүген Уфада «Россия» медиаүзәгендә Фольклориадага әзерлек барышына багышланган матбугат конференциясе узды.

"Фольклориаданы ябу тантанасы "Тормыш агачы. Киләчәк буыннарга юллама" дип аталачак. Безне берләштерә торган нәрсә - ул тамыр. Фольклорны белмичә, без алга таба да үсә алмыйбыз, без моны истә тотарга тиеш.

Киләчәк буыннарга юллама белән ике капсула ясау планлаштырыла. Бу юлламаны быелгы Фольклориадада катнашучы барлык илләр вәкилләре киләсе чараны оештыручыларга тапшыру өчен кул куячак. Бер капсула CIOFFКА тапшырылачак, ә икенчесен без Милли музейга тапшырырга телибез», — дип хәбәр итте Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Фольклориаданы үткәрәчәк киләсе ил булыр, бәлки. Тик бу мәсьәлә әле ахырына кадәр хәл ителмәгән, шуның өчен флаг CIOFFка тапшырылачак.

Соңгы мәгълүматларга караганда, фестивальгә 38 ил вәкилләре килә. Берничә ел әзерләнгән бәйрәмдә башта, пандемиягә кадәр, 85ләп ил катнашырга тиеш иде. Тик эпидвәзгыять белән бәйле рәвештә аларның саны ике тапкырдан да артыгракка кимеде.

Беренче чартерлар Уфага 1 июль иртәсендә килә, шуларның берсе — Панама коллективы - инде Мәскәүдә. Русияне Фольклориадада Пензаның «Вензель» хореография ансамбле тәкъдим итәчәк.

Бәйрәмдә коронавирус йогышы таралу куркынычы янау белән бәйле рәвештә хәвефсезлек чаралары күреләчәк.

Фото: Зөһрә Исламова.
Читайте нас