Краснокама районында мари халкының зур бәйрәме үтте.
Быелгы “Семык” бәйрәменең иң зур үзенчәлеге район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусинның гармунда сыздыруы булгандыр. Илистәнбәт авыл клубы мөдире Владимир Шипаевка күптән көткән Тула гармунын бүләк иткәч, Владимир хакимият башлыгына башлап үзегез уйнап та күрсәтсәгез иде, дип тәкъдим ясады. Ә Рөстәм Марат улы ялындырып тормады – бөтен тирә-якны яңгыратып, гармун күрекләрен тартып та җибәрде. Халык дәррәү кул чапты. Күптән шулай кабул ителгән – мари халкының “Семык” бәйрәмен биредә яшәүче бөтен милләтләр дә бәйрәм итә. Борынгы йолаларны, гореф-гадәтләрне саклаучы мондый мәдәни чаралар халыкларны тагы да берләштерә.
“Семык” – ул авыл хуҗалыгы белән дә, йолалар белән дә, гаилә мөнәсәбәтләре, җәй башлану белән дә, мәрхүмнәрне искә алу белән дә бәйле олуг бәйрәм. Краснокама районында ул менә инде егерменче тапкыр үтә. Моннан 20 ел элек ул нәкъ биредә – Мүзәк авыл советыда башланып киткән иде. Төрле авыл биләмәләрен урап, менә яңадан бирегә әйләнеп кайтты.
Мүзәк авыл советында бәйрәмгә ныклап әзерләнделәр. Илистәнбәт – борынгы авыл, 1730 елларда барлыкка килгән, мари халкы әлеге авылга нигез салган. Уңган, кул эшләренә оста, үзара дус һәм тату халык яши биредә. Авыл бик төзек, чиста. Узган ел биредә авыл клубының коймалары яңартылган, идән һәм сәхнәгә ремонт ясалган, клубка илтүче юлга асфальт түшәлгән.
Бәйрәмгә авыл халкы үз шәҗәрәләрен төзегән, урамда, капка алларында сый тулы, кул эшләре белән бизәлгән өстәлләр куелган иде.
Екатерина һәм Винер Кәримовлар борынгы мари киемнәре күргәзмәсен оештырган. Яшь гаилә ике бала үстерә, авыл советында үткән төрле чараларда актив катнаша. Катя авылда китапханәче, ә тормыш иптәше Винер Фарис улы – эретеп ябыштыручы булып эшли.
Икенче өстәлне – Изирушевлар, Вәлишиннар, Сергиннар гаиләләре әзерләгән. Любовь Вәлишина кул эшләренә оста: паласлар суга, чигү чигә, авылда үткән чаралардан читтә калмый. Маргарита һәм Владислав Изирушевлар чиккән картиналар белән таң калдырды.
Анна белән Валерий Гәрәевлар – укытучылар династиясен дәвам итүчеләр. Анна Алексеевна – оста тегүче, чигүче, күргәзмәдә аның кул эшләре тәкъдим ителе.
Ольга һәм Владик Шипаевлар корган өстәлдә нинди генә сыйлар, кул эшләре үрнәкләре юк! Йорттагы иң өлкән кеше – Мария Тимербаевнага гыйнварда 90 яшь тулган. Ольга Шипаева һәм Люция Демилова бәйрәмгә үзләренең кул эшләреннән күргәзмә оештырган, алар икесе дә чигү остасы, мари милли күлмәкләре тегәләр.
Тагы бер өстәл әзерләүче – Серафима Апаева туган ягына кайтуына сөенеп бетә алмый. Ул озак еллар читтә яшәгән, пенсиягә чыккач, тормыш иптәше белән туган авылына кайтып, йорт төзеп кергәннәр. Серафима Апаева үзенең бәйләнгән келәмнәреннән күргәзмә оештырган.
Менә чабаталар үреп, төрле күргәзмәләрне баетучы Лекандр Александров, умарта караучы Юрий Калиев белән танышабыз.
– Безнең авыл умарта тоту өчен бик уңайлы, шуңа да ике йортның берсендә умартачылык белән шөгыльләнәләр, – ди Юрий.
Бәйрәмгә матур итеп сәхнә төзелгән, сату павильоннары урнашкан, марилар күпләп яшәгән авыл советлары делегацияләренең һәрберсе үз өстәлен корган.
Бәйрәм чарасы мари халкы табынган Кугу Юмога мөрәҗәгать итүдән башланды. Шулай ук бәйрәмне Мишкә, Дүртөйле, Яңавыл, Балтач, Калтасы, Бөре районнарныннан килгән иҗат коллективлары бизәде. Ә инде Краснокамадан Никольск, Яңа Бура, Шушнур, Курый, Арлан, Куян авыл советларының данлыкны ансамбльләре чыгыш ясады.
Шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә “Сугыш чоры балалары” таныклыгы бирү дә шушы чарада үтте, бу статуска лаеклы апа һәм абыйлар район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин кулыннан таныклык алды.
Мүзәк авыл советының, Илистәнбәт авылының киләчәге бар – биредә быел өч кыз бала дөньяга килгән, яшь гаиләләр авылны ташлап китми, биредә төпләнеп кала. Ә өлкәннәр аларга тормыш тәҗрибәсен биреп калдырырга тырыша.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.