Кырым Республикасынның Судак шәһәрендә узган зур бәйрәм – “Туй йоласы” ачык республика фестиваленнән кырмыскалылылар онытылмаслык тәэссоратлар, бай тәҗрибә һәм бихисап бүләкләр белән кайтты. Бу фестивальдә “Пилеш” чуваш ансамбле Башкортстан Республикасы данын яклап чыгыш ясады.
Әйткәндәй, Ефремкино авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче бу коллектив әле күптән түгел генә 30 еллык юбилеен билгеләп узган иде. Әлеге вакытта “Пилеш” үз телен яратучы, милли йолаларын ихтирам итүче һәм аларны саклауга зур тырышлык салучы 25 кешене берләштерә. Өч дистә ел дәвамында аңа Валентина Иванова җитәкчелек итә.
Райондагы бер генә чара да аларның катнашлыгыннан башка узмый, шул ук вакыта төрле бәйгеләрдә дә даими рәвештә уңышлы чыгыш ясыйлар. Менә үзләренең бәйрәменнән соң алар зур сәфәргә чыкты һәм Кырымда узган милли йолалар фестивалендә безнең якларга хас булган туй йоласын тәкъдим итте.
Шулай ук Ефремкино мәдәният йортының мәдәни чаралар оештыручылары һәм кул эшләре түгәрәге әгъзалары, фестиваль чикләрендә оештырылган осталык дәресендә дә катнашып, “Чуваш курчагы” ясарга өйрәттеләр. Бу сувенирларны алар бәйрәм кунакларына бүләк итте.
Әлбәттә, бу мавыктыргыч сәфәрдән Валентина Иванова җитәкчелегендәге коллектив бай тәэссоратлар алып, үзләрен күрсәтеп, тәҗрибә туплап һәм бихисап бүләкләргә лаек булып кайтты. Фестиваль лауреаты дипломы һәм югары башкару осталыгы өчен махсус бүләк – бердәм һәм талантлы коллективның тырышлыгына зур бәһа.
Фото: Ефремкино мәдәният йорты.