Кичә кич БСТ каналында Фольклориадага багышланган брифинг үтте.
Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова Уфаның Бөтендөнья фольклориадасы башкаласы булу турындагы карарның 2015 елда Перуда 45нче Бөтендөнья Конгрессында һәм CIOFF Генераль ассамблеясендә кабул ителүен искә төшерде. Мондый масштаблы чараны уздыру - республиканың туристик һәм социаль-икътисади потенциалын күрсәтү өчен уникаль мөмкинлек.
Фольклориада кысаларында күрсәтеләчәк барлык концертлар да бушлай булачак. Аларга керер алдыннан тән температурасы үлчәнәчәк һәм, әлбәттә, битлек режимы сакланачак.
«Барлык делегацияләр дә башта Мәскәүгә килә, алар барысы да коронавирус инфекциясенә каршы тору буенча барлык чараларны үтәү зарурилыгы турында кисәтелгән. Фольклориадага кадәр үк без барлык катнашучылардан артык элемтәләр булдырмавын, инфекция йоктырудан качу өчен киңкүләм чараларда катнашмауларын сорадык.
Барлык катнашучылар да Русиягә ПЦР-тестларның тискәре нәтиҗәләре белән генә килә. Уфага килеп җитү белән дә тестлар тапшырачаклар. Без инфекциянең таралуын булдырмау өчен барлык моментларны максималь рәвештә исәпкә алырга тырыштык", - дип билгеләп үтте В. Д. Поленов исемендәге Русия Халык иҗаты йорты җитәкчесе урынбасары Андрей Беляев.
Фото: Башинформ