+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Кунаклар катгый контрольдә булачак

Кичә кич БСТ каналында брифинг узды.

Кичә кич БСТ каналында брифинг узды.

Фольклориада көннәрендә җитди, катгый санитар-эпидемиологик чаралар гамәлгә керәчәк, дип хәбәр иткән идек. Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, безнең республика ягыннан форум кунаклары белән турыдан-туры элемтәдә торучылар барысы да вакциналанган, дип өстәде.

"Мәскәүдән Уфага чартер рейслары белән килү, Башкортстан районнарына фольклор берләшмәләренең аерым автотранспортта баруы - болар барысы да катгый контрольдә булачак. Кунакларның сәламәтлеген Сәламәтлек саклау министрлыгы, "Роспотребнадзор" һәм Медицина-тикшеренү институты белгечләре күзәтәчәк, алар мондый халыкара чараларга һәрвакыт бара, — дип хәбәр итте Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анна Казак. — Бүген Русиянең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән Башкортстанда, узган елдан аермалы буларак, популяцион иммунитетны формалаштыру этабы бара. Ул чакта авыруны дәвалауның яңа алымнары, вакциналар юк иде. Безнең республикада санитар-карантин пункты бар. Дәүләт чиген үткәндә "Роспотребнадзор" белгечләре термометрия буенча гына түгел, ә аларның документлары, медицина белешмәләре буенча да тикшерүләр үткәрәчәк".

Фото: Зөһрә Исламова.


Читайте нас