Бөтендөнья фольклориадасы волонтерлары кунакларны каршы алырга әзер.
Бөтендөнья фольклориадасы волонтерларының аккредитацияләнгән корпусы 450 кеше тәшкил итә.
2 меңнән артык яшь кеше Фольклориадада волонтер булырга теләк белдерде. Җентекле сайлап алу, укыту, тест чаралары нәтиҗәләре буенча 450 кеше сайлап алынды. Волонтерлар Мәскәү һәм Уфа аэропортларында, фестиваль мәйданчыкларында, кунакханәләрдә, муниципалитетларда эшләячәк. Шулай ук ММЧ волонтерлары пулы формалаштырылды.
Башкортстаннан гына түгел, Русиянең 20дән артык төбәгеннән килгән егетләр һәм кызлар да Фольклориадада волонтерлар булды. Мәскәү волонтерларының ресурс үзәге һәм Русия волонтерлык үзәкләре ассоциациясе бу эштә партнерлар булып торды. Барлык волонтерлар корпусы җентекле инструктаж узды, кирәкле экипировка һәм өстәмә атрибутика белән тәэмин ителде.
- Без республика кунакларының да, волонтерларның да сәламәтлеген саклау өчен барлык санитар-эпидемиологик нормаларны тулысынча үтәп, әлеге зур мәдәни вакыйганы хезмәтләндерергә әзер, - дип шәрехләде Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Я. Гайдук.
Кичә һәм бүген Республика волонтерлар хәрәкәте һәм яшьләр башлангычларына ярдәм итү үзәге Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә Фольклориадада катнашучыларга ПЦР-тест үткәрделәр.
Бүгенге көндә фестиваль волонтерлары эшләргә тулысынча әзер.
Фото: Башинформ