+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Милли костюмнар флешмобы ачык!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бөтендөнья Фольклориадасына багышланган милли костюмнар флешмобының старт алуы турында игълан итте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бөтендөнья Фольклориадасына багышланган милли костюмнар флешмобының старт алуы турында игълан итте.

Масштаблы фестиваль 3 июльдә башлана, республикага дөньяның берничә дистәдән артык иленнән кунаклар килә.

«Без Фольклориаданы озак көттек һәм аңа әзерләндек. Әлбәттә, мин коронавирус аркасында килеп чыккан барлык кичерешләрне дә уртаклашам. Әмма кабатлап әйтәм, республикада санитар-эпидемиология вәзгыяте һәм катнашучыларга карата күрелә торган чаралар безгә аны үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Минем аңлавымча, Башкортстанда Фольклориада - дөньякүләм мәдәни вакыйга. Авыр чорда ул безгә төшенке кәефтән арынырга ярдәм итәчәк һәм планетадагы барлык кешеләрнең, нинди дәүләттән булуына карамастан, тынычлыкта, дуслыкта һәм татулыкта яшәргә теләвен күрсәтәчәк», — дип язган Башкортстан Башлыгы.

«Безгә 22 илдән катнашучылар килде дә инде, тагын кунаклар көтәбез. Һәм безнең кунаклар безнең урамнар һәм музейлар буйлап йөргән фоторәсемнәр миңа 1957 елда Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә булган дуслык атмосферасын хәтерләтә. Ул чакта кешеләр аралашкан, туганнар кебек бер-берсенә тартылган, дип сөйләделәр. Ә аннан соң әле күп еллар хат языштык һәм бер-беребезгә кунакка йөрдек, - дип өстәде Радий Хәбиров. - Бу фотография белән мин барлык милли костюмнар флешмобын ачам. Чөнки милли костюм - ул безнең ата-бабаларыбызга һәм тарихыбызга карата мөһим күпер. Социаль челтәрләрдә милли киемнәрегездә рәсемнәр, фото һәм видео урнаштырыгыз. Без төрле булуга карамастан, без бергә»

Фото: Башинформ


Читайте нас: