Ничек Iphone яки iPad отарга?
Моның өчен Фольклориаданың халык хәбәрчесе булырга гына кирәк.
Моның өчен Фольклориаданың халык хәбәрчесе булырга гына кирәк.
Бу көннәрдә төбәк халкы һәм кунаклары VI Бөтендөнья CIOFF ® ️фольклориадасы бәйрәменең шаһиты гына түгел, ә халык хәбәрчеләре һәм Iphone-12, яки iPad ияләре дә була алалар. Моның өчен кызыклы видео төшерергә, фотога төшәргә һәм социаль челтәрләрдә 3 июльдән 10 июльгә кадәр урнаштырырга кирәк. Халык хәбәрчеләре конкурсында теләгән һәркем катнаша ала.
Instagram, Facebook, ВКонтакте социаль челтәрләрендә «Минем Фольклориада» видеороликлар конкурсы узачак. Бөтендөнья фольклориадасына багышланган видеороликларны төшерегез һәм урнаштырыгыз, аларны #folkloriada2021online хештегы белән бастырыгыз. Җиңүче лайклар саны буенча билгеләнәчәк. Бүләк - iPad.
Instagram, Facebook, ВКонтакте социаль челтәрләрендә дә «Минем Фольклориада» фотографияләр конкурсы узачак. Фестивальгә багышланган үзенчәлекле фоторәсемнәрегезне #folkloriada2021online хештегы белән урнаштырыгыз. Лайклар саны буенча өч җиңүче билгеләнәчәк. Беренче урын өчен приз - Iphone-12, икенче һәм өченче урыннар өчен - портатив колонкалар.
Конкурсларга нәтиҗәләр 10 июльдән соң билгеле булачак.
Фольклор яңалыкларын сез "ВКонтакте" берләшмәсендә карый-укый аласыз: https://vk.com/folkloriada2021.
Фото: Башинформ