+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Радий Хәбиров: "Фольклориада — ул халык дипломатиясе"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кичә республика киңкүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре һәм әйдәп баручы блогерлар белән очрашуда Уфада Фольклориаданы үткәрүне киң яктыртуларын сорады.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кичә республика киңкүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре һәм әйдәп баручы блогерлар белән очрашуда Уфада Фольклориаданы үткәрүне киң яктыртуларын сорады.

"Аның искиткеч, кызыклы, позитив потенциалы бар, безгә 37 илдән делегацияләр килә. Алар Башкортстан табигатен караячак, республика районнарында булачак һәм монда без республиканы туризм ягыннан таныту өчен зур потенциал күрәбез», — диде Радий Хәбиров.

"Фольклориада — ул халык дипломатиясе һәм аның атмосферасын 1957 елда Мәскәүдә узган Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә булган вакыйга белән чагыштырырга мөмкин», - диде республика Башлыгы.

Радий Хәбиров фикеренчә, иҗтимагый аңда Фольклориада тирәсендәге тискәре уйлар кирәкми, ул дуслык һәм мәдәният бәйрәменә әйләнергә тиеш.

Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, ул республикада аны уздыру өчен шәхси җаваплылык тота һәм Башкортстанда булдырылган барлык шартлар аны тыныч һәм имин режимда үткәрергә мөмкинлек бирә. Чара республика халкы сәламәтлеге өчен бернинди куркыныч тудырмаячак, чара барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп үткәреләчәк.

Радий Хәбиров сүзләренә караганда, эсселек аркасында кешеләр күп булган пляжларда санитар нормалар үтәлми һәм коронавирус йоктыру куркынычы Фольклориада чараларына караганда пляжларда күбрәк.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Анна Казак, үз чиратында, Фольклориада ике ел дәвамында әзерләнгән, бу - югары оештырылган чара һәм анда коронавирус таралуыннан куркырга кирәкми, дип билгеләп үтте.

Фото: Башинформ


Читайте нас