+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфага CIOFF ® ️ президенты Филипп Боссан килде

Башкортстан башкаласы аэропорты VI Бөтендөнья CIOFF ® ️фольклориадасы кунакларын каршы алуны дәвам итә.

Башкортстан башкаласы аэропорты VI Бөтендөнья CIOFF ® ️фольклориадасы кунакларын каршы алуны дәвам итә.

Кичә Уфага дөньяның 15 иленнән иҗат коллективлары килде: алар - Панама, Һиндстан, АКШ, Мексика, Перу, Боливия, Палестина, Кыргызстан, Эстония, Коста-Рика, Бенин, Камерун, Австрия, Болгария, Индонезия.
Шулай ук республикага рәсми визит белән CIOFF ® ️ фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгать оешмаларының халыкара советы президенты Филипп Боссан килде.

"Башкортстан, Уфа, республика Хөкүмәтенең Фольклориадага әзерлектә зур ярдәм күрсәтүе искиткеч. Бигрәк тә пандемия вакытында бу бик җиңел булмады. Без Уфаны сайладык, чөнки мондый зур чараларны, конгрессларны, фестивальләрне оештыруда республиканың тәҗрибәсе зур булуын беләбез.
Русиядә һәм Башкортстанда СИОФФ безнең барлык гамәлләребезне хуплады. Без фестивальнең 40ка якын ил вәкилләрен җыячагына шатбыз һәм без бу зур проектны бергә уздырачакбыз», - дип белдерде CIOFF президенты.

Моннан тыш, Фольклориадада CIOFF ® ️ Рәисе урынбасары Кристиан Идальго Мацеи һәм ЮНЕСКО вәкиле Артур Антил катнашачаклар.

Бөтендөнья фольклориадасы - ул CIOFF ® ️ның дүрт елга бер тапкыр үткәрелә торган төп чарасы. Русиядә фестиваль 3-10 июльдә дөньяның 37 иленнән 1100гә якын кунак катнашлыгында узачак. Бәйрәмнең фестиваль программасы Уфа шәһәрендә һәм Башкортстанның 22 муниципалитетында үтәчәк.

Фото: Башинформ
Читайте нас