+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

36 ил вәкилләре Фольклориада парадында узды

VI Бөтендөнья Фольклориадасын ачу тантанасы кысаларында дөнья илләренең матур парады узды.

VI Бөтендөнья Фольклориадасын ачу тантанасы кысаларында дөнья илләренең матур парады узды.
"Уфа-Арена" боз сарае залында 36 катнашучы ил вәкилләре узды. Иртәгә аларга 37нче ил — Индонезия кушылачак, артистлар хәзер Мәскәүдә, дип хәбәр иттеләр чараның оештыру комитетында. Сәхнәгә чыккан һәр делегацияне залда алкышлар белән каршы алдылар.
Фольклориаданы ачу тантанасында меңнән артык артист катнашты. Гадәттә кабул итүче як матур программа – иле һәм аның халыклары тарихы, гореф-гадәтләре турында сөйли торган үзенчәлекле шоу тәкъдим итә.
Тамашачылар алдында «Җир. Җан. Фольклор» программасында Русиянең халык артисты Надежда Бабкина һәм «Русская песня» ансамбле, Кубань дәүләт академия казак хоры, Русиянең атказанган артисты, Башкортстан Республикасының халык артисты Әскар Абдразаков, Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле, республиканың һөнәри һәм үзешчән иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Фото: Валерий Шахов
Читайте нас: