+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Андрей Беляев: "Фольклориададан соң Башкортстан дөньяга танылачак!"

Бүген Уфада тантаналы рәвештә VI Бөтендөнья CIOFF ® ️фольклориадасы зур концерт белән ачыла. Киңкүләм вакыйга алдыннан «Башинформ» агентлыгы күзәтүчесе Ләйлә Аралбаева В. Поленов исемендәге Русия Халык иҗаты йорты директоры урынбасары Андрей Беляев белән әңгәмәләшкән.- Андрей Александрович, Сез һәм Фольклориада илчесе Надежда Бабкина Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән очраштыгыз. Очрашу ничек узды?- Башкортстан Башлыгы белән очрашуда без шундый зур чараны үзендә кабул итү зур бәхет, дидек. Радий Фәрит улы аны 1956 елдагы яшьләр һәм студентлар фестивале белән чагыштырды. Ул вакытта да, хәзерге кебек үк, бөтен дөньядан яшьләр килгән иде. Бүгенге катнашучылар да зур энтузиазм белән килгән, алар бу очрашуны көтте, бик шатлар. Аэропортта ук җырладылар, биеделәр, күбесе бер-берсе белән таныш инде.—Башкортстан Республикасы өчен Фольклориаданың әһәмияте нинди?—Фольклориада — ул үзенчәлекле Олимпиада, бирегә барлык илләрдән җыелалар, ул - дөнья мәдәниятләре фестивале. Бу бик мөһим, берләштерүче чара, монда төрле ил вәкилләре үзенең мәдәниятен, тамырларын, традицияләрен күрсәтә, дуслаша ала. Башкортстанның Фольклориаданы кабул итүе республика өчен зур әһәмияткә ия. Мондый мөмкинлек 100 елга бер тапкыр эләгә, дигәндәй. Фольклориададан соң Башкортстан турында хәбәрләр бөтен дөньяга таралачак.Әңгәмәне тулысынча сылтама буенча укыгыз: www.bashinform.ru/detalno/1614053/Фото: Олег Яровиков

Бүген Уфада тантаналы рәвештә VI Бөтендөнья CIOFF ® ️фольклориадасы зур концерт белән ачыла. Киңкүләм вакыйга алдыннан «Башинформ» агентлыгы күзәтүчесе Ләйлә Аралбаева В. Поленов исемендәге Русия Халык иҗаты йорты директоры урынбасары Андрей Беляев белән әңгәмәләшкән.
- Андрей Александрович, Сез һәм Фольклориада илчесе Надежда Бабкина Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән очраштыгыз. Очрашу ничек узды?
- Башкортстан Башлыгы белән очрашуда без шундый зур чараны үзендә кабул итү зур бәхет, дидек. Радий Фәрит улы аны 1956 елдагы яшьләр һәм студентлар фестивале белән чагыштырды. Ул вакытта да, хәзерге кебек үк, бөтен дөньядан яшьләр килгән иде. Бүгенге катнашучылар да зур энтузиазм белән килгән, алар бу очрашуны көтте, бик шатлар. Аэропортта ук җырладылар, биеделәр, күбесе бер-берсе белән таныш инде.
—Башкортстан Республикасы өчен Фольклориаданың әһәмияте нинди?
—Фольклориада — ул үзенчәлекле Олимпиада, бирегә барлык илләрдән җыелалар, ул - дөнья мәдәниятләре фестивале. Бу бик мөһим, берләштерүче чара, монда төрле ил вәкилләре үзенең мәдәниятен, тамырларын, традицияләрен күрсәтә, дуслаша ала. Башкортстанның Фольклориаданы кабул итүе республика өчен зур әһәмияткә ия. Мондый мөмкинлек 100 елга бер тапкыр эләгә, дигәндәй. Фольклориададан соң Башкортстан турында хәбәрләр бөтен дөньяга таралачак.
Әңгәмәне тулысынча сылтама буенча укыгыз: www.bashinform.ru/detalno/1614053/
Фото: Олег Яровиков
Читайте нас: