+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Фирзәт Габидуллин: “Бу саф күңелле кешеләр белән аралашуыма шатмын!”

Республикада искиткеч, кабатланмас көннәр башланды — Бөтендөнья фольклориадасы уза. Күпләргә бу көннәрдә башка илләрнең талантлы кешеләре белән аралашу, дуслашу, алар белән эшләү бәхете тиде. Уфа “Нур” татар дәүләт театры җитәкчесе Фирзәт Габидуллин - шуларның берсе. Бу уңайдан “Кызыл таң”га үзенең хис-кичерешләре, фикерләре турында сөйләде.

Республикада искиткеч, кабатланмас көннәр башланды — Бөтендөнья фольклориадасы уза. Күпләргә бу көннәрдә башка илләрнең талантлы кешеләре белән аралашу, дуслашу, алар белән эшләү бәхете тиде. Уфа “Нур” татар дәүләт театры җитәкчесе Фирзәт Габидуллин - шуларның берсе. Бу уңайдан “Кызыл таң”га үзенең хис-кичерешләре, фикерләре турында сөйләде.
— Минем карамакта җиде ил вәкилләре — Һиндстан, Чили, Парагвай, Эстония, Әзербайҗан, Хорватия, Бенин (Африка) кешеләре. Аларны каршы алдык, “Яшел чаукалык” шифаханәсенә озаттык, урнаштырдык. Хәзер көн саен аларны озатып йөрибез, —ди Фирзәт Фәрит улы. — Иртәгә парад булачак, шунда катнашачакбыз. Ә 5-9 июльдә республикабызның төньяк-көнбатыш районнарында концертлар белән йөриячәкбез.
Фирзәт Габидуллин билгеләвенчә, ул җиде илдән килгән 153 иҗат кешесе өчен җаваплы.
—Аларны исән-сау йөртеп, күңелләрен күреп, кунак итеп, республикабыздан канәгатьлек хисе, онытылмас тәэссортлар алдырып озатырга иде, — ди ул елмаеп. — Белсәгез, алар искиткеч кешеләр! Шундый саф күңелле, ихлас, чын-чынлап сәнгатькә гашыйклар. Гел җырлап, биеп, музыка коралларында уйнап кына торалар.
Татар театры директоры әйтүенчә, ул бу көннәрдә үзе өчен зур тәҗрибә туплый. “Мондый чара Башкортстанда гына түгел, Русиядә башка булмаячак, шуңа бу көннәрнең әһәмиятен аңлап, кадерен белеп калырга кирәк”, —дип ассызыклый ул.
“Тәрҗемәчеләр белән генә аралашасызмы?” — дигән сорауга Фирзәт Фәрит улы көлеп җибәрде.
—Алар ике көн эчендә урысча гына түгел, татарча да аңлый башладылар инде! Мин татарча дәшкәнгә “әйе” дип җавап бирәләр. Кайберләр “дорогой Фирзат” дип йөртә башлады, — ди Фирзәт әфәнде. — Бу гаҗәп, талантлы кешеләр белән эшләү бәхете тигәнгә бик шатмын. Нинди генә музыка коралларында уйнамый алар! Кадак кебек кенә бер нәрсәдән матурдан матур көйләр чыгара беләләр.
Фирзәт Фәрит ул әйтүенчә, Фольклориада - бик мөһим, кирәкле чара. Үзенә күрә ниндидер бер күңелләрне сафландыручы искиткеч иҗат фестивале. Безнең күңелләргә бүген нәкъ шул кирәк түгелме соң? Фирзәт Габидуллин һәммәбезгә Фольклориада чараларын күзәтеп барырга, концерт-тамашаларны карарга тәкъдим итә.
Читайте нас: